Тинчурин театрында сезонның икенче премьерасын Илгиз Зәйниев чыгарды – үзенең «Туган-тумача» пьесасы буенча драма куйды. Хәер, программада «мелодрама» диелгән – мөгаен, тамашачыга тизрәк барып җитү маркетинг алымыдыр.
Артистлардан башлыйм әле. Чөнки Илгиз Зәйниевның спектакль куярга чакырылуы – Тинчурин театры труппасы өчен театр җитәкчелегеннән бүләк инде ул, уйлап карасаң. Янәсе, комедия уйнап, театр казнасын тутыру өчен бик тырыштыгыз: менә сезгә Илгизне бүләк итәбез – килеп, талантларыгызның яңа кырларын ачсын, янәсе. Мин 2 сәгать ярым барган спектакльнең буеннан-буена артистларга сокланып утырдым. Әйе, беренче тәэсирем алар уены иде. Йә Аллам, ишан хәзрәт кулында яткан хатыннар кебек бит болар – күпме мал әрәм ята, диярсең. Үзләре белгәнчә уйнап йөрүдән тутыгып барган талантларны ялтыратсаң, әнә ничек балкый бит алар! Труппадагы артистның һәрберсен спектакльдән соң чәчәкләргә күмәсе дә, кочаклый да кочаклыйсы килә.
Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтованың гаҗәеп уенын мактавым белән оригиналь булмам, әлбәттә. Аны бөтенесе мактагандыр. «Йолдыз» исемле сыерны уйнады ул. Йа Аллам, режиссер күрмичә тилмергән икән Лилиябез. Аның сәхнә буйлап бер үтүен күрү өчен булса да, кат-кат, кат-кат театрга килерсең, билләһи. Тагын бер мине сокландырган һәм, аны әйтмичә, төп сүзгә күчүдән туктатып торган бер образ – укытучы Луиза. Әлеге персонажны яшь актриса Зәринә Сафина уйнады. Быел гына Казан театр училищесы дипломын алып чыккан яшь кыз татар интеллигенциясенең якты образын тудырды. Кәкрәймичә көянтә күтәрә алмый торган укытучы кызның якты күңеле спектакль барган саен караңгылана, томанлана барган башка образлар фонында дөньяны яктыртты. Мондый укытучы кулына эләккән Газинурлар (төп героиня Шәрифә өч улын ялгызы тәрбияли. Улларының берсе Газинур –спектакль драматургы һәм режиссеры Илгиз Зәйниевның әтисе. авт) кеше булып чыгачак, һичшиксез, югалмаячак, Аллага шөкер, дип җиңел сулап куясың. Без барыбыз да шундый якты укытучылар аша узып зур дөньяга аяк бастык ләбаса. Луиза-Зәринәнең елмаюлы йөзе аша минем барлык укытучыларым карап тора иде кебек. Шушы образың өчен рәхмәт сиңа, Зәринәкәй! Шушы образны тапкан өчен режиссер һәм драматургка (бер үк Илгиз Зәйниев) мең рәхмәт!
Әле артистлар турында тагын да сүз булачак. Хәзер инде пьесадан башлап, әкренләп, спектакльгә күчик.
«Туган-тумача» – Илгиз Зәйниевның беренче язган әсәрләреннән. 2010 елда ул режиссер Лилия Әхмәтова тарафыннан Әлмәт театрында куелган да булган. Башка куелыш турында мәгълүматым юк. Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниевны театрга спектакль куярга чакыргач, Илгиз берничә пьеса тәкъдим иткән, шул исәптән, үзенең әлеге әсәрен дә. Театр нәкъ менә шушы пьесаны сайлаган. Спектакльнең анонсы вакытында ул, бик гади генә итеп, «Илгизнең әбисе турында» дип билгеләнде. Әйе, әсәрне яшь драматург әбисе сүзләренә нигезләп язган. Биредә 1950-1970 елларда татар авылында яшәүчеләрнең тормышы күрсәтелә. Геройларның прототиплары да – авыр язмышлы, төрле холыклы реаль кешеләр.
Менә кыскача эчтәлек: Кызылсуга кыз күзләргә килгән Яңа Дума авылы егете Минсабир Шәрифәне урлап китә. Әмма тигез мәхәббәттән туган 3 малайны түгәрәк гаиләдә үстерү насыйп булмый. Агач астында калып, Минсабир үлә. Яшь хатын өстенә бер-бер артлы тормыш авырлыклары өелә. Минсабирга булган мәхәббәт аңа авырлыкларны җиңәргә көч бирә, ул балаларын кеше итә.
Бу – тол калган барлык хатыннарның, ятим үскән балаларның авыр тормышын ачып салган әсәр.
Спектакльне караганда, Гарифулла бабам сугышта үлгәч, бер ялгызы 2 баласын үстергән Нәфисә дәү әниемне күз алдыннан үткәрдем. Ятим үскән әтием һәм энесе Җәүдәт абыйның рухына дога булып барсын сүзләрем. Башкалар да үз әти-әниләре, әби-бабаларын искә төшергәндер, дога кылгандыр.
Спектакльнең беренче бүлегендә 50нче еллар авылының якты яклары – фольклор, җыр-бию, хәтта авыл егетләренең сугышулары да ничектер борчымый кебек. Сүз уңаеннан, Илгиз Зәйниев сугышучы 2 хулиган роленә нигәдер йөзләренә караганда гел усаллашырга сәләтсез артистларны куйган. Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов белән театрның җырчы актеры Илнур Байназаровлар турында әйтүем. Шәрифәнең клубта ябышып чыгаргамы-чыкмаскамы дип икеләнүләре, Минсабирның Шәрифәне урлап китүе, авылда килен төшкәнне көтүләре, кыз йортында әти кешенең улларын тезеп бастырып кызын таптыруы – барысы да гаҗәеп җылы, матур эпизодлар. Колхоз рәисе Хәбибрахман агайның (Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов) кызыл комач тукыма ябылган өстәл артында нотык тотуы гына ни тора! Совет халкының дөрес юлы һәм якты киләчәккә илтүе турында сөйли ул. Зур сыер «Йолдыз» да шул хакта сөйли, ой, ул хакта соңрак, гафу итегез!
Беренче бүлек белән икенче бүлекнең бер-берсеннән аерылуы махсус эшләнгәнме икән? Контраст димәс идем, ничектер башкачарак стилистика дисәм инде... Икенче бүлектә Минсабирның урманга утынга китәсен ишеткәч, әсәрнең драма/мелодрама өлешенә якынлашканыбызны аңлыйбыз. Берсеннән-берсе кечкенә 3 балалы ир-ат, хатынын тол калдырып, агач астында калып вафат була. Югыйсә, күмәк тормышка ризасызлык белдергән «Октябрина» исемле сыерны сатып (әллә сыерның үзен, әллә итен – тәгаен генә хәтердә калмады) салынган йортта матур итеп яши генә башлаганнар иде ләбаса. Әтисе һәм туганнары Шәрифәне йорты-ние белән үз авылларына күчерәләр. Менә шушы толлык башлангач, теге фольклор тормышны ямьсез караңгы тормыш алыштыра. Абыйсының эчкән баштан хатынын эзләп мәш килүе, Шәрифәнең, йорттан йортка кереп, малаена кәчтүмлек тукыма алыр өчен бурычка акча эзләве, ахирәте Әминә белән сыер җигеп урманга чыбык-чабык җыярга барулары... Йа Аллам, тол калган хатынны туганнары бергә җиңелрәк булыр дип яннарына күчерәләр ләбаса, ә нигә аның ишелеп барган капкасын да турайтмый соң абыйлары, нигә аңа асрарга тана биргәндә дә җизнәсе малның килосын килога үлчи? Нигә типсә тимер өзәрлек 2 абыйсы һәм 1 җизнәсе була торып, татар хатыны өендә «татар авылының валютасы булган» аракы тотарга тиеш?! Мин балачактан ук ул «валюта»га һәм шул «валюта» белән эш эшләтүчеләргә җирәнеп карап үстем. Йа Аллам, хатын-кызны болай яшәткән, мондый кешеләре булган татар авыллары бетсә дә борчылырлык түгел.
- Әйе, телибезме-теләмибезме, биредә кешеләр матурланмыйча, тормыш бизәлмичә күрсәтелгән.
Спектакльнең асылы әсәрнең сюжетында түгел, детальләрдә. Детальләргә игътибар остасы Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев тасвирлаган авылда якты киләчәккә өмет чалымланса, бүгенге көн кешесе Илгиз Зәйниев тасвирлаган авылда ул яктылык күренми. Чөнки бу – киләчәктән караш.
Әсәрдә авторлар дөрес сүзне яки исеректән, яки тиледән әйттерәләр. Илгиз Зәйниев хайваннардан – ат белән сыерлардан әйттергән. «Кайда ул? Ялгыш юлга басты да юк булды. Ә безнең белән иңгә-иң барган булса... Каймагы, мае, эремчеге, катыгы – ничәмә кеше шуның белән тукланып, яңа көчләр белән дөньяны көйләргә керешә. Гап-гади нәрсәләр... ә «Октябрина» шуны аңламады... Кайда ул хәзер? Юк ул... ялгыш юлга басты да юк булды». Әнисеннән якты киләчәк турында монологлар тыңлап үскән «Кечкенә» исемле бозау, сыер булгач, җигелеп, арба тарта. Тормыш алга бара, ә сөт биреп якты киләчәккә үз өлешен кертергә тиешле мескен сыерга, җигелеп, йөк тартырга да туры килә. «Сыерларны интектерүнең гөнаһысын кайда куярбыз?» – ди Шәрифә.
Ә Шәрифәләрне болай интектерүнең гөнаһысын кая куяр икән ул заманның якты тормыш төзегән хөрмәтле ир-атлары?!
Шәрифә дигәннән, Илгиз Зәйниев әбисе образын сәхнәдә гәүдәләндерергә – яраткан актрисасы, Тинчурин театры «йолдызы» Резеда Сәлахованы, аның ире Минсабир роленә Артем Пискуновны сайлаган.
Сүз уңаеннан, Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов – театраль гаилә, уллары Әскәрне үстерәләр.
Тагын бер кат сүз уңаеннан, Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында моннан алда куйган «Мәдинә» трагедиясендә дә (драматургы үзе) төп рольгә – Мәдинә роленә – Резеда Сәлахованы алган иде. Ә Мәдинәнең ахирәте ролендә Альбина Гашигуллина иде. Биредә дә төп рольдә – Резеда Сәлахова, ахирәте ролендә – Альбина Гашигуллина.
Әлбәттә, Резеда Сәлахова – Шәрифә ролен тарта ала торган актриса. Уенчак яшь кызны да, ир хатынын да, тол хатынны да уйнады ул. Спектакльнең икенче бүлегендәге мелодрама өлешендә нечкә күңелле тамашачының күзеннән яшь сыгып чыгара алырлык итеп сызланды да, капка саен кереп бурычка акча сораганда йөрәкләр сызларлык итеп бәргәләнде дә, финал монологларын мескен татар авылына карата бәгырь катарлык итеп укыды да. «Йа Аллам, безнең әниләр һәм әбиләр дә үткән бит шушы хәлләрне. И дөнья...» – дип уйлап куясың Резедага караган саен.
Спектакльнең декорациясе – сул якта дивардагы капкалар да, уң якта агач баганалар. Арткы планда башта карда шуып кына бара торган чана булса, икенче бүлектә ул арбага алышына. Әйе, башта – «Монгол» атлы ат, аннары «Кечкенә» атлы сыер сөйрәргә калган арба. Тормыш арбасы. Спектакльнең рәссамы Булат Ибраһимов. Хореограф – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова. Сүз уңаеннан, Әлмәт куелышында да хореограф ул булган. Спектакльнең композиторы – Ильяс Камал. Ут куючы рәссам – Илдар Шакиров.
«Туган-тумача» – Тинчурин театры бөтен труппа белән диярлек уйный торган зур масштаблы спектакль. Әлбәттә, үзен зур театр санаган һәр труппаның мондый масштаблы спектакле булырга тиеш. Тинчурин театрының бу спектакле айга бер булса да труппаны бергә җыеп тора торган озын гомерле әсәре булсын иде.