Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 21.09.2024

«Кер юганда өстенә кап-кайнар су койган». Әнисе үзе дәвалап маташкан бала үлгән

«Кер юганда өстенә кап-кайнар су койган». Әнисе үзе дәвалап маташкан бала үлгән

Төмән өлкәсенең Ялутор районында әни кеше нәни улының өстенә кайнар су түгә, аннары сабыйны үзе дәвалап маташа. Бала үлә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бу хатынның ике баласы бар, ул өченчесе сабыена йөкле була. Суд аны бер елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.

«Суд ачыклаганча, 2024 елның 4 маенда иртә белән бу хатын үз фатирында була. Ул кер юарга җыена. Кер машинасына кап-кайнар су салган чакта, 2 яшьлек улы арттан йөгереп килә, әни кеше сискәнә һәм сабыйның өстенә кайнар су коя. Бала тәненең 25 проценты 2-3 дәрәҗәдә пешә. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килә», дигәннәр судта.

Әни кеше ашыгыч ярдәмне 2 көн узгач кына чакыра. Ул баланы өйдә үзе дәвалап маташа. Майлар, авыртуны баса торган дарулар баланың хәлен начарландыра гына. Сабый 6 майда хастаханәдә үлә.

Хөкем ителүче хатын гаебен тулысынча таный, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.