Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:23, 20.09.2024

21-22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

21-22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

21 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, шулай ук 14 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез +15..+20 градус көтелә.

22 сентябрьдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, иртән һәм кич урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, ә көндез +11..+16 градус көтелә.

Кимүче ай. Ай Кучкар йолдызлыгында.

Агачларга һәм куакларга су сибәргә, фосфор-калийлы ашлама кертергә кирәк. Шулай ук чүп үләннәренә каршы көрәшне дәвам итәргә була. Туфракны эшкәртергә, күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга кирәк. Дару үләннәрен, җиләк-җимешне һәм яшелчәне җыярга киңәш ителә. Тозлау, консервлау, киптерү һәм катыру өчен уңай вакыт санала.

Источник: Intertat
просмотров: 88

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.