Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров зур шатлыгы белән уртаклашты. Ул Казанда фатир алган. Язылучыларына бу шатлыгы турында ремонт тәмамлангач кына хәбәр итәргә уйлаган булган. Әмма ремонт эшләре сузылган…
Блогер узган ел ипотекага 2 бүлмәле фатир алган. Аның бәясе – 13 миллион сум.
«Мин фатирны арендага бирермен дигән идем. Аннары үземә калдырырга булдым. Ни өчен шулай икәне аңлашыладыр. Мин авылны бик яратам. Әмма мин эш буенча шәһәргә йөрим һәм анда бизнесларым бар. Мин авыл һәм шәһәр тормышын бергә алып барырга тиеш. Кеше кертергә жәлләдем», – дип бүлешә яңалыгы белән блогер.
Әмма ремонт ясаучылар намуссыз булып чыккан, берничек тә үз эшләренең остасы дип әйтеп булмый. Блогерның миллионга якын акчасы «җилгә очкан». Равил Закировның күңеле төшкән һәм елаган вакытлары да булган.
«Мине 950 меңгә алдадылар. Ремонт начар. Мин ремонт тәмамланасы көнне зарыгып көттем, гаиләбез белән килербез дип уйлаган идем. 7 ай бу проблеманы кешечә хәл итмәкче булып йөрдем. Мин елыйм, яшьләрем тәгәри. Күпме нерва, купме көч китте», – дип яза ул.