Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

07:36, 20.09.2024

«Ярый балаларны карарга әни булды» – Ирек Фатыйхов белән хатыны ялда хастаханәгә эләккән

«Ярый балаларны карарга әни булды» – Ирек Фатыйхов белән хатыны ялда хастаханәгә эләккән

Популяр алып баручы, пародияләр остасы Ирек Фатыйхов һәм аның тормыш иптәше өчен Төркиядәге яллары бик күңелсез тәмамланган. Икесенә дә көчле ротовирус эләгеп, аларга ялларының күп өлешен урын өстендә уздырырга туры килгән. Бу хакта Ирек Фатыйхов сторисларында сөйли.

«Дуслар, танылган блогерлар азрак интернетка керми торалар да: «Мин 5 көн кермәдем, сиздегезме?» – дип сорыйлар. Сез сиздегезме, 6 көн кермәгәнмен мин интернетка.

Чынлыкта бик истә калырлык ял булды бу. 5 көн ял иткәннән соң тормыш иптәшем Гөлшат белән ротовирус эләктереп, зур температуралар белән интегеп, отельдә яттык 1-2 көн. Аннан, булмый бу болай дип, киттек хастаханәгә. Җитди генә инфекция булып чыкты. Көчле капельницалар астында, «обезвоживание»ләр кичереп, көчкә-көчкә, хәзер генә аякка басып киләбез.

Бу сәяхәткә әнине дә алып барган идек, шунысына сөенеп туя алмадык. Ярый балаларны карарга әни булды. Әни булмаса, нишләгән, кая барган булырлар иде? Һәр михнәтнең бер матур ягы да була.

Сәламәтлекләрегезне саклагыз! Хәзер әйбәт кенә ашап-эчеп, ял итеп, тернәкләнеп бетәсе инде», – дип сөйләгән алып баручы.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.