Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залына килеп керүгә, Рәшит Ваһапов җырлары салмак кына яңгырап тора иде, шул мизгелдә үк үземне ниндидер серле, сихри яссылыкка, үткән заманга эләккән кебек хис иттем. Концерт та шул рәвештә үтте. «Бүген бер генә фонограмма да яңгырамаячак, «плюска» кына түгел, хәтта «минуска» да җырламыйбыз. Җырлар бары тик тере тавышка һәм тере музыкага яңгыраячак», – дип вәгъдә итте журналистларга концерт алдыннан Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов. Һәм шулай булды да: концерт бер сулышта үтеп китте – төрле төрки телләрдә башкарулар, классик җырлар, онытылып барган халык җырларын ишеттек.
- Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальгә 2004 елда нигез салынган.
- 20 ел эчендә фестиваль 15ләп илдә һәм Россиянең 52 төбәгендә булган.
- Барлыгы 1522 концерт куелган, 212 кеше фестиваль лауреаты булып танылган.
«Безнең фестиваль аша дулкын-дулкын көчле татар җырчылары килә»
Юбилей – нәтиҗәләр ясар вакыт, Рифат Фәттахов исә 20 еллык нәтиҗәне Ваһапов фестивале өчен генә түгел, бөтен татар музыкасы өчен формалаштырды:
Нәтиҗәне «Ваһапов фестивале» турында гына түгел, гомумән татар сәнгате турында әйтәсем килә. Моннан 20 ел элек, 2004 елда, безнең татар җыр сәнгатендә бик авыр күренеш иде. Анда фонограмма кереп китте, попса бик нык сәхнәгә менде. Сәхнәне вак-төяк, чүп-чар җырлар басып алды. Менә шул чорда Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль килеп чыкты. Бер концерттан соң безнең турыда Равил абый Шәрәфиевнең: «Луч света в темном царстве», – дигәнен хәтерлим. Менә бүген без горурланып әйтә алабыз: безнең фестиваль аша дулкын-дулкын көчле татар җырчылары килә. Менә дигән яшьләр килә. Аларның репертуарында – Рәшит Ваһапов җырлары, классик җырларыбыз, безнең моңлы җәүһәрләребез. Без бүген әйтә алабыз: татар җыр сәнгате исән, һәм татар җыр сәнгатенең бик матур киләчәге бар. Бу – 20 ел өчен төп нәтиҗә дип уйлыйм.
«Бер концертта ике орден»
Юбилей булгач, бүләкләрсез булмый. Концертта Ваһапов фондының барлык эшчеләрен дә бүләкләп чыктылар. Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов исә берьюлы ике «Дуслык ордены» иясе булды. Беренчесен аңа – Татарстанның Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ә икенчесен Россия Президенты карамагындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Ришат Халиков тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында 20 ел элек фестивальнең башланып китүе турында хатирәләрен яңартты:
Минем бүген исемә төшерделәр әле: «Исеңдәме, син безне 20 ел элек, шулай матур гына олы юлга озатып җибәргән идең», – диләр. Чыннан да, уңышлы булды Ваһапов фестиваленең юлы. 20 ел матур итеп, төрле җирләрдә булып үтте еллар. Татарларны гына түгел, төрле милләтләрне берләштерүдә зур урын алып тора әлеге фестиваль.
Ваһапов фестивален без Татарстаныбызның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев ярдәме белән башлаган идек. Уйлашып, күпме акча кирәген. Ничә сумга төшәчәк бу матурлык безгә. Дөрес булырмы икән, бюджет акчаларын моңа «салырга», дип. Безнең фикер дөрес булган, фестиваль Россия музыкасы югарылыгында үз урынын алды. Мәскәү, Баку, Ташкент, Уфа һәм башка бик күп шәһәрләр, илләрдә булды, бу – Татарстан өчен бик зур горурлык.
Күпмилләтле республикаларда йөреп, Финляндиядә үткән концертта мин дә булган идем. Фин татарлары белән бергә җыелып, бик матур җырлашып, матур, күркәм бәйрәм узган иде, күңелдә искә алып сөйләргә зур бер хатирә булып калды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Әлеге бәйрәм – безнең гаилә бәйрәме шикелле»
Концертта булган тагын бер матур вакыйга – Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Рәнис Габбазовка «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бүләкне аларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Гөлсирин белән Азат өчен Ваһапов фестивале аеруча да кадерле, ул аларның мәхәббәт тарихы белән бәйләнгән. Азат Абитов фестивальне «гаилә бәйрәме» дип атады:
Безнең гаилә турында әйтсәк, без инде Ваһапов фестивале белән 2019 елдан, өйләнешкәннән бирле бергә. 2015 елда танышкан идек. Шәхсән минем өчен Ваһапов фестивале 2013 елдан бирле бара. Бүгенге көндә әлеге фестивальдән башка без үзебезнең тормышыбызны күрмибез. Шуңа күрә дә әлеге бәйрәм безнең гаилә бәйрәме шикелле.
Гөлсирин Абдуллина:
Инде ничә ел бергә эшлибез. Бик зур рәхмәтлебез Рифат абыйга, безнең талантыбызны күреп алып, шушы фестивальдә безне үстерде, гел югары үрләргә генә күтәрергә тырышты. Зур рәхмәтлебез остазыбыз Венера Ганиевага. Ришат Әхмәтович белән Венера Әхәтовнаны без «иҗади әни» белән «иҗади әти» дип йөртәбез. Аллаһыга шөкер, алар безнең тормышта бар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Лауреат исемен алдың да бетте түгел, аны күтәреп барырга да кирәк»
Асаевлар гаиләсе өчен дә Ваһапов фестивале бик якын, алар икесе дә – төрле елларда лауреат булган җырчылар. Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев лауреат исемен 2007 елда алса, Гөлназ Асаева 2013 елда җиңүгә лаек була. Концертта алар, әтиле-кызлы дуэт, «Кышкы романс» җырын башкардылар.
Рөстәм Асаев Ваһапов фестиваленең һәрвакыт яшьләргә урын бирүен билгеләп үтте:
Рәшит Ваһапов фестивале – чын профессионаллар бәйгесе. Монда яшь башкаручыларга да, үзләрен күрсәткән җырчыларга да урын бар. Шунысы сөендерә: фестиваль һәрвакыт үсү ягында. «Монотонно» гына тормый, төрле яклап үсә, үзгәрә. Россия, дөнья киңлегендәге җырчылар белән зур сәхнәләрдә җырларга туры килде. Кайда гына барсак та, затлы халык белән тулган зал, затлы сәхнә, оркестр һәм искитмәле татар музыкасы. Чын татар музыкасы – Сәйдәшләр, Рөстәм Яхиннар, халык җырлары, нинди генә булмасын, безнең иң-иң булган татар музыкасы. Мондагы һәрбер чыгыш – үзе бер имтихан. Гадәти концерт кебек кенә, ләкин моның дәрәҗәсе икенче, монда тамашачы да башка, бөтен татар элитасы җыела. Инде 20 ел элек лауреат булсам да, беренче тапкыр чыгып җырлаган кебек. Лауреат исемен алдың да бетте түгел, аны күтәреп барырга да кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бу – XXI гасырда бик сирәк күренеш»
Ваһапов фестивале лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова концертта, сер итеп кенә, тиздән Казанда узачак «Шәрык базары»нда танылган үзбәк җырчысы Фаррух Закировның татарча җырларга җыенуын сөйләде:
Бик көтеп алынган чара, 20 еллык эш нәтиҗәсе. Ваһапов фестивале концертларына чакырганда бик шатланып ризалашам, чөнки мондый концертларда татар халык җырларына, классик музыкага зур игътибар бирелә. Ә бу – XXI гасырда бик сирәк күренеш. Бүген мин «Гөлҗамал» халык җырын башкардым, тиздән «Шәрык базары» фестивале башланачак, анда Фаррух Закиров та килергә тиеш. Фаррух абый белән дуэт башкарырга телибез. Аның татар телендә җырлыйсы килә. Нинди җыр башкарачагыбыз әле билгеле түгел, ләкин фикерләр бар. Гала-концерт белән без үзебез дә үткән ел Ташкентка барган идек, мин анда «Су буйлап»ны җырладым. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә оештыручыларга, нәрсә генә дисәләр дә, монда без булган тавыш мөмкинлекләребезне күбрәк күрсәтә алабыз.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ул түбәннән башланмады, аның баштан ук дәрәҗәсе югары иде»
Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, бик теләп, фестивальнең башлангыч елларын искә төшерде, ул – беренче еллардан ук аның үсешенә зур өлеш керткән җырчы:
Әлеге хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр арасында мин дә бар идем. Фестивальнең беренче елларында, җырчы буларак, Германияләрдә, Финлндиләрдә җырлап йөрдем. Күп еллар Илһам абый (Илһам Шакиров – авт.) белән жюрида бергә утырдык. Бу фестивальнең чын-чынлап үзенең йөзе бар. Ваһапов фонды – чын татар җырын, моңын яклаучы-саклаучы. Ул башка фестивальләрдән үзенең затлы репертуары белән аерылып тора. Һәм дә безнең башкаручылар шушы фестивальдә үсеп, данлыклы артистларга әвереләләр. Бу фестиваль бик кирәкле, затлы, аның халык өчен кыйммәте бик зур. Хәзер ул үсеш алды. Фестиваль башланганда башкаручылар бик күп түгел иде. Иң беренче катнашучылардан Филүс Каһировны хәтерлим, Айгөл Хәйри, данлыклы дирижер Фоат Мансуров белән төрле илләргә йөри идек. Рифат Фәттаховка зур рәхмәт әйтәсем килә, ул бик матур оештыра белә, сәнгатьне туплый белә. Ваһапов фестивале ул түбәннән башланмады, аның баштан ук дәрәҗәсе югары иде. Һәм 20 ел инде шушы планканы тотып тора.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов