Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:10, 16.09.2024

Курск өлкәсендәге туксанга якын торак пункттан халыкны мәҗбүри эвакуациялиләр

Курск өлкәсендәге туксанга якын торак пункттан халыкны мәҗбүри эвакуациялиләр

Курск өлкәсендәге 90га якын торак пункттан халыкны мәҗбүри эвакуациялиләр

Курск өлкәсендә 89 торак пункт мәҗбүри эвакуацияләнә. Авыллар, хуторлар, бистәләр исемлеге, төбәк хөкүмәтенең Telegram-каналында чыкты. Анда халыкның иминлеген тәэмин итү максатында эвакуация турында хәбәр ителә. Әлеге торак пунктлар Рыльский һәм Хомутовский районнарына керә, бу 2 район да Украина белән чиктәш.

Бу хәбәр Курск өлкәсе губернаторы вазифасына керешкән Алексей Смирновның беренче рәсми белдерүе булып тора. Смирнов белдергәнчә, Украина белән чиктәге 15 чакрым полосада яшәүче барлык кешеләрне эвакуацияләү карары кабул ителгән. Әлеге чараларны көч структуралары, җирле хакимиятләр һәм «Патриот» үзәге вәкилләре координацияли.

«Московский комсомолец»та хәрби эксперт Анатолий Матвийчук бу эвакуациянең сәбәбен аңлата. Аның фикеренчә, бу чаралар Украина кораллы көчләрен бәреп чыгару өчен башкарыла. Гражданнарны күчендерү гадәттә һөҗүм яки саклану операцияләре алдыннан, яисә сугыш вакытында үткәрелә.

Украина гаскәрләре Курск өлкәсенә һөҗүм иткәч, Курск өлкәсендә мәҗбүри эвакуация уздырылган иде инде. 12 август көнне Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов Россия Президенты Владимир Путинга 180 мең кешенең 121 меңе эвакуацияләнүе турында хәбәр итте. 6 районнан халык эвакуацияләнде, аларның икесе – атом станциясе белән чиктәш районнарда яшәүчеләр. Хәзер башка торак пунктларда эвакуация узачак.

Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.