Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:24, 16.09.2024

«Китәм, апа, дидең беркөн килеп, Әйталмадым сиңа сүземне»

«Китәм, апа, дидең беркөн килеп,  Әйталмадым сиңа сүземне»

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус операциядә һәлак булган Рөстәм Нуртдинов турында яза. «Сарман районы герой белән хушлашты.Украинада барган махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Нуртдинов Рөстәм Атласович белән хушлаштык.Батырларга мәңгелек дан... Алар турында хәтер мәңгелек...» дип язган ул.

Рөстәм Атлас улы 1973 елның 23 гыйнварында туган. Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылыннан. Рангазарда яшәгән, хушлашу мәрасиме дә шунда узган. Җәлил мәктәбендә, Сарман СПТУында укыган. Армиядән соң нефтяник булып, аннары Казанда төзелештә эшли. 2024 елның 21 июнендә контракт буенча хезмәткә китә. Авдеевка янында барган бәрелештә 4 августта һәлак була.

Бу хәбәргә Рөстәм Нуртдиновның якташы Римма шигырь юллары язып калдырган:

«Югалтулар өзә күңел кылын,

Гомерләрне булмый ялгаплар…

Дөнья күрми, картаюны белми,

Яшь көенчә китә солдатлар…

Аяз күкләр өчен башын салган,

Кайтмый калган яугир егетләр…

Әнкәйләрне кочып юатырга,

Табып булмас инде үгетләр».

Шулай ук Раиса Гарифуллина да шигырь юллары җиткергән.

Мәңгелеккә кайттың туган якка,

Мәңгелек йөри үзеңне

Һәркөн сине юлга карап көттем,

Әйтергә дип җылы сүземне.

Авырлыклар, күпме сынаулар,

Ул бер йөрәк күпме түзгәндер.

Сабыр идең, чын ирләрчә сүзең,

Йөрәгеңне синең өзгәндер.

Китәм, апа, дидең беркөн килеп,

Әйталмадым сиңа сүземне,

Мин кайтырмын җиңү яулап дидең,

Мин китәрмен дидем үзеңне.

Без туганнар, бертуганнар кебек,

Уйнап үстек сабый чагыннан.

Әнкәң назларыннан мәхрүм калдың

Әни җылысы кирәк чагында.

Язмыш сиңа сынауларнын биргән,

Ятим калдың, китте әтиең,

Бер туганың ахирәткә күчте,

Бәхилләшми генә, әй, энем.

Сыгылмадың ачы сынауларга

Бер кайтырмын дидең, кул болгап,

Кайттың менә кара табут белән

Озаттым мин сине зар елап.

Күкләр алды, күзәтерсең мине,

Хәер-дога сиңа юллармын.

Киек кошлар киткән саен көзен

Сине сагынып һәркөн елармын.

Хуш, бәхил бул, инде апаем.

Кабереңә мендем, түзмәдем.

Рәсемеңне кочып елыйм бүген,

Югалтудан өзелә үзәгем.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.