Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:09, 16.09.2024

«Байлык җыймадым»: ТР гигиена үзәге баш табибы мошенниклыкта гаебен танымый

«Байлык җыймадым»: ТР гигиена үзәге баш табибы мошенниклыкта гаебен танымый

Татарстан буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Елена Сизова җинаять эше башлануын өйдә көтеп торачак. Казанның Вахитов суды шундый карар кабул итте. Елена Сизованың ни өчен үзен гаепле дип санамавы турында суд залыннан «Татар-информ» репортажында.

«Танышына дәүләт контрактын җиңәргә ярдәм иткән»

Казанның Вахитов суды Татарстан буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Елена Сизованы өй арестына җибәрде. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнәләр.

Аның тоткарлануы турында «Татар-информ» хәбәр итте. Махинацияләрне тикшерү белән Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе һәм ТР Тикшерү комитеты оперативниклары шөгыльләнгән.

Утырыш алдыннан Елена Сизованы конвой хезмәте хезмәткәрләре уратып алды, ул бернинди шәрехләр дә бирмәде, ә йөзен битлек астына яшерде. Процесста ачыкланганча, Елена Сизова кияүдә түгел, балалары юк, ә аның әти – әнисе – бик нык авырый.

Тикшерүче Ризван Камалов әйткән тикшерү версиясе буенча, Сизова үзенең бер дустына аукционда җиңәргә һәм дәүләт контракты алырга ярдәм иткән.

«Узган ел Сизова үзенең танышына аукционда җиңәргә һәм реагентлар китерүгә дәүләт контракты алырга ярдәм иткән. Ул дәүләткә 1,6 млн сумлык зыян китергән. Әгәр өй арестын яки йомшаграк чик кую чарасын сайласаң, Сизова качып китә яки дәлилләр алуга комачаулый алачак дип саныйм», - диде Ризван Камалов.

Сүз уңаеннан, әлеге таныш – «Эстео» компаниясен гамәлгә куючы Глеб Поляков – җәй башыннан ул шул ук суммага мошенниклыкта гаепләнеп сак астында тора.

Сизованың адвокаты аны өй арестына куярга сорады. Аның сүзләренчә, бер үк вакытта Сизова кул астындагы шаһитларның күрсәтмәләре әле аның җинаятькә катнашын исбатламый.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Күрсәтмәләр гомуми. Контракт бәясе арттырылган һәм моны раслаучы документлар булмаган дигән дәлилләр юк. Шулай ук Сизованың качарга яки шаһитларга йогынты ясарга ниятләвенә бернинди дә дәлилләр юк», – диде ул.

«Бернинди байлык җыймадым, иске йортта яшим»

Татарстан буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Елена Сизова гаепләүгә җавап итеп озак еллар дәвамында вазифаларын намус белән башкаруын әйтте.

«Мин егерме елдан артык гадел итеп, намус белән эшләдем. Шаһитларга йогынты ясарга җыенмыйм. Моннан тыш, мин – гаиләдә бердәнбер кыз. Минем әти–әнием – инвалидлар, алар миннән башка ачтан үләчәкләр. Сак астына алу белән бәйле булмаган чик кую чарасын сайлавыгызны сорыйм. Минем әти күптән түгел инсульт кичерде, ә әни үзе йөрми», - диде Елена Сизова.

Журналистларга Елена Сизова үз гаебен танымавын һәм үзен гаепләргә сәбәп булмавын раслады.

«Мин үземә бернинди яхта-виллалар да алмадым, бернинди байлык та юк, мин 1875 елда салынган йортта яшим», - диде ул.

Суд Сизованың әти-әнисенең авыруын игътибарга алды һәм аның өчен өй аресты сайлады. Аңа өйдән чыгып китәргә ярамаячак. Ул быелның 4 октябренә кадәр кулга алыначак.

  • Елена Сизова Казан дәүләт медицина университетын «Медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча 1999 елда тәмамлаган. Табиблык эшчәнлеген Казанның Вахитов районы дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәгенең туклану гигиенасы бүлегендә санитар табиб булып башлый. 2019 елның ноябрендә Сизованы Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы итеп билгеләделәр.

«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.