Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

11:00, 16.09.2024

Блогер Миләүшә Зарипова, яшь ирен урын-җирне алмаштырырга өйрәтеп ачуын чыгарган

Фото: Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аяклары йөрмәүче блогер, эшмәкәр Миләүшә Зарипова яшь ире Айнурны урын-җир алмаштырырга өйрәтә.

Видеода күренгәнчә, Айнур күпсанлы күбәләкләр төшерелгән җәймәне җәеп бетергән. Әмма җәймәнең аркылыга җәйгән һәм күбәләк рәсемнәре дөрес тормый. Моны карап утырган хатыны ярдәм итәргә була.

Бүген ял, Айнурны урын-җирне алмаштырырга мәҗбүр итәм. Күбәләкләре өскә карап торырга тиеш. Ә синекеләр кырыйга караган.

– Нинди аермасы бар инде? Аскамы, өскәме? Күбәләк – күбәләк инде. Бара инде.

Алай матур түгел бит инде. Күбәләкләрең кырыйга очып утыра бит.

– Хәзер дөрес итеп җәям. Син өскә барасың, син утырасың, син ниемә аска төшәсең соң? (Күбәләкләр белән сөйләшә.) Каян мин аларның кайсы кая барганын белергә тиеш?

Ярар инде бусы. Юрганны кара, күбәләкләрнең кая очканын карап җәй.

– Нинди кызык урын-җир бездә, ике юрган белән. Җитмәсә, күбәләкләре берсе – өскә, берсе артка оча. Төнлә 2 юрган астыннан мин сине ничек эзләп табам соң?

Бу бит ике юрганлы гаилә урын-җире. Хәзер булды инде. Хәзер без моны үтүкләп алабыз да матур итеп җәярбез.

Бу сүзләрдән соң блогерның ире озак кына хатынына карап тора. «Авызыңа керим, 1 сәгать азапланып җәйдем. Үзең үтүклә», – дип тәмамлана ир белән хатын сөйләшүе. Шуннан соң ир кеше, очынып, урын-җирне караваттан умырып ала.

Блогер гаиләсенең моның ише видеолары «мыр-мыр» рубрикасыннан дип атала һәм киң аудиториянең кәефен күтәрә.

«Тиздән тилерә бит инде», – дип кайгыра берсе

«Айнур килеп җәйсә генә заказ бирәм», – дип язган бер ханым, блогерның урын-җир җыелмасы сатуына ишарә ясап.

«Урын-җир җәйгән ирләр юк бит ул», – дип комментарий калдыручы да бар.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.