Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

14:00, 15.09.2024

Һава торышы турында сынамышларның кайсылары чыннан да дөрес?

Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фәнни яктан расланган 2 сынамыш турында сөйләгән. Бу – яңгыр алдыннан кошлар түбән очу һәм кояшның баткандагы төсе белән иртәгә булачак һава торышы арасында бәйлелек. Бу турыда chelny-izvest.ru хәбәр итә.

Сынамышлар күбесе очраклы туры килә. Ләкин кыска вакытлы кайсыбер сынамышлар чынга аша.

Яңгыр алдыннан кошлар түбән очу болай аңлатыла: яңгыр алдыннан һава дымга туена, вак бөҗәкләрнең канатлары юешләнә, алар астанрак оча башлый – кошлар шуларны алыр өчен түбәнәя.

Шәфәкъ төсе белән һава торышы бәйле. Әгәр кояш батканда кызарса, иртәгә һава торышы яхшы була. Кояш аксылрак булса, явым-төшем, җил, болытлылык көтелә. Чөнки фронт килгәндә барлыкка килә торган бердәй булмаган һава массасы аша узганда кояш нурларының бөтен спектры йотыла, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 83
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения