Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

10:00, 15.09.2024

Лимонлы, әфлисунлы, эремчекле пирог рецепты

Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева бик тәмле һәм матур пирог рецепты белән бүлешә.

Камыр өчен 500 грамм он, 300 грамм атланмай, 2 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч кирәк. Камыр әзер булгач, пакетка салып 1-2 сәгатькә суыткычка куярга.

Эчлек өчен 1 лимон, 1 әфлисун, 1 мандарин кирәк. Шуларны 1 сәгать кап-кайнар суда тотарга, аннары төшләрен алып блендерда вакларга. Тәменчә шикәр комы, 2 аш кашыгы кукурыз крахмалы салып, куерганчы утта тотарга, соңыннан суытырга.

Шулай ук эчлеккә 300 грамм 5 процентлы эремчек, 1 кап сырок, 2 йомырка, тәменчә шикәр комы, ванилин, кирәк. Аларны блендерда180 градуска кадәр вакларга һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 35 минут пешерергә.

«Бик тәмле була. Сез дә пешереп карагыз», – дип яза блогер социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Источник: Intertat
просмотров: 83
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения