Исемен әйтергә теләмәгән, авырый торган бала караган ана зары. Бу ана безнең редакциябезгә үзе шалтыраткан иде – баласы өчен акча җыялар. Бераздан ул, кабат шалтыратып, акча җыюны туктатуны сорады – операция булмый икән. Сөйләшә торгач, аңа дарулар өчен акча кирәк икәнлеге ачыкланды.
Без аның белән берничә тапкыр сөйләштек. Шул берничә сөйләшүнең нәтиҗәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Зинһар өчен, мине гаепли күрмәгез. Әмма мин зур чиновникларның «бала табарга кирәк...» дигәннәрен ишеткәч, алардан сорыйсым килә – ә бала тапкан аналарның хәлен беләсегез килмиме? Сезнең өчен кеше – бала таба торган машина гынамы әллә ул? Менә безнең тормышыбыз шул чиновниклар кушканча башланды. Без ирем белән – авыл кешеләре. Мин чит телләр факультетын тәмамладым, укыган чакта ук ирем белән танышып, яшьли өйләнештек, һәм укуны тәмамлаганнан соң, авылда калырга булдык: безгә, яшь белгеч буларак, йорт бирделәр. Шулай яши генә башлагач, бераздан мәктәп оптимизация программасына эләкте, дәресләр кыскартылды. Иремә шәһәрдә эш тәкъдим иттеләр. Мин авылда калдым, ә ирем районга йөри башлады, көн саен барып кайта идек – зыян юк, якында яшибез. Улыбыз авылда туды. Башта барысы да яхшы иде. Ул сәламәт, актив бала булып үсте. Әмма хәзер уйлап карасам, башта ук авыруның беренче билгеләре күренә башлаган булган. Ул кайвакыт ниндидер авыр эш башкарырга кирәк булганда елап җибәрә, карыша иде. Без моңа әллә ни әһәмият бирмәдек. Райондагы табибларның нинди дәрәҗәдә булуын сез үзегез дә беләсез: вакытында диагноз куелмаган. Күпмедер вакыттан соң, бу бала сау-сәламәт түгел бугай, дигән шикләр арткач, шәһәр педиатрына күренергә булдык, һәм ул анализлар алдырды. Бик куркыныч диагноз куйдылар. Аның исемен әйтмим, чөнки әлегә кадәр ярдәм сорап акча җыюлар дәвам итә, үзебезне танып алуларын теләмим. Әмма шуны әйтәм: бу – дәваланмый торган авыру. Бала башта йөрүдән туктый, аннары әкрен генә үлемгә таба бара. Бу яңалыкны кабул итү безгә бик авыр булды. Башта без күп укыдык, интернеттан мәгълүмат җыйдык, төрле форумнарга язылдык. Әти-әниләребезгә бу хакта акрынлап кына, дозалап кына җиткердек – аларга да шок булмасын дип яшердек. Әмма безнең очракта авыру бик тиз үсеш алды, бу хәбәрне озак яшереп булмады. Мин бер этапта тынычландыргыч даруларда гына утырдым. Елаудан туктый алмый идем. Көн саен артка китеш. Ярты ел эчендә актив малайдан хәрәкәтсез тере мәет калды. Эштән китәргә туры килде: мин гел табибларга йөргәч, ставкаларны кистеләр (сиңа җайлы булыр, дия-дия), аннары китәргә өнди башладылар. Репетиторлык белән шөгыльләнә башладым, чөнки акча кирәк иде. Баланы да карап, шул ук вакытта эшләү дә бик авыр булды. Ата-аналар да шулкадәр уса: алар биргән һәр тиеннәре өчен укый белмәгән балаларыннан да гений ясауны көтәләр. Бала сәламәтлегенә бәйле рәвештә кайбер дәресләрне күчерергә туры килә – ә берсенең дә аз гына да көтәсе килми. «Без түләдек», – кенә диләр. Дөрес, онлайн да уздырырга була, әмма анда да төгәл график кирәк, ә минем бу әйбер килеп чыга алмый. Реабилитация курслары бик кыйммәт. Тормышыбызда безгә ярдәм иткән кешеләр күп булды, барысына да зур рәхмәт. Алар, акчалары аз булса да, ярдәм итәргә тырышты. Әмма чынлап та зур акчалары булган бай туганнарыбыз, без мөрәҗәгать иткән бай җитәкчеләр сөйләшеп тә тормадылар. Мин арый идем, ә иремә бу ошамады. Үзем дә яртылаш чирләп беткән идем. Иремнең туганнары аны миңа каршы котырта башлады: бездә авырулар булмады, барысына да хатының гаепле, күрәсең, алар нәселендә шундый чирләр булган, авырлы вакытта үзен карамаган, начар гадәтләре булгандыр, дигән ялган сүзләр сөйләделәр. Минем янымда да әйтәләр иде: «Безнең нәселдә мондый авыру юк инде... Килен, сезнең яктадыр?» Ул иремнең апаларының мәсхәрәле тавышларын мәңге онытмам. Ахыр чиктә ирем безне ташлап китте. Судлашмады, бар нәрсәне миңа калдырып китте. Шунысы өчен рәхмәт диям. Аның хәзер кайда икәнен белмим. Беләсем дә килми – өйләнгәнме ул, юкмы... «Гафу ит», – дип кенә китте. Бәлки, минем «гафу иттем» дигән сүзне көткәндер. Мин әйтмәдем. Гафу итмәдем. Беләм, сау-сәламәт ирнең чирле бала һәм нервланып беткән хатын янында яшисе килмидер. Әмма ул бит – минем генә балам түгел! Мин аны ияртеп алып килмәдем. Сәламәт чагымда мин бик кирәк идем бит, ә нигә хәзер кирәгем бетте?! Мин дә бит баланы аңа калдырып чыгып китә ала идем, теләсәм, мин бер башыма урын таба алмас идемме? Миңа зур акчаларга баланы дәвалап ук булмаса да, аңа һичьюгы үз-үзен карап яшәргә мөмкинлек бирәчәкләрен, аякта йөриячәген вәгъдә иттеләр. Бу дәвалау курсына еллар китте! Мин бар булган акчамны шуңа сарыф иттем, үзем ипи белән суда яшәгән чакларым булса да яшәдем, бала һәм үзем өчен кирәкле машинабызны да саттым. Әмма барысы да нәтиҗәсез. Безгә бары тик көтәргә генә куштылар – аның акрынлап үлеп барганын көтеп яшәргә. Балага барыбер карау, дарулар кирәк. Эшлисе, яшисе. Хәзерге вакытта баламның бердәнбер шатлыгы – ул, ятып торган килеш, бер генә кулын күтәреп, өстенә тарттырып куелган төсле тасмаларны тарткалап куя. Бу – аның тормышындагы бердәнбер шатлыклы мизгеле. Алга китеш юк. Булмаячак та. Мине гаепләмәгез! Менә шушы вакытларда мин, бәлки, эвтаназия кирәктер, дип уйлап куям. Мин хаклы булмасам, хаклы түгел син, диегез».