Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru
Башкортстанның Краснохолмский авылында ике өй яна. Якынча белешмә буенча, янгын балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» яза.
Йортлар тыгыз урнашу сәбәпле, ут каралты-курадан ике торак йортка, алты каралты-курага күчкән.
«Янгынны 200 квадрат метрда локальләштереп булды, ачык ут сүндерелде, утның таралуы туктатылды. Янгын сүндерү дәвам итә. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк», дигәннәр ведомствода.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклаганча, хатын-кыз 6 дан 8 яшькә кадәрле 7 бала белән ата-анасы йортына килә. Бер мизгелдә балалар күз уңыннан югала. Аннары янгын чыга. Кешеләрне имин ераклыкка эвакуацияләп өлгерәләр. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.