Бүген генә Ильмира Нәгыймованың сәламәтлегенә кагылышлы борчулары чыгуы турында хәбәр иткән идек. Җырчы соңгы вакытта паник атакалар, ягъни паник һөҗүмнәрдән интегә. Аз гына борчылса да, җырчыга һава җитми, ул тыела алмыйча елый башлый. Аңын җуйган вакытлары да була икән.
Бүген кичкә Ильмирага тагын бер авыр хәбәр килеп ирешкән. Иртәгә аның бертуган энесе махсус хәрби операциягә озатыла.
«Иртәгә бертуган энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын», – дип җиткерде бу күңелсез хәбәрне Ильмира.
Ильмира Нәгыймова Менделеевск районы Ижевка авылында туган. Биш балалы гаиләдә үскән, аның апасы бар иде. Ул фаҗигале төстә һәлак булган. Нәгыймованың абыйсы коронавирустан 36 яшендә вафат булды. Аның сеңлесе һәм энесе бар.