Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:00, 08.08.2024

«Махсус операция быел тәмамланачак»: белгечләр ни уйлый?

Чечня башлыгы махсус хәрби операция 2024 елда бетәчәк дип белдерде. Калганнар ни уйлый? «Татар-информ» журналисты Артур Халилуллов белгечләрнең фикерләрен туплаган.

Рамзан Кадыров «Россия-1» каналына интервьюсында «Җиңү 100 процент быел безнең кулда булачак, монда шик юк. Украина хәрби көчләренең җәяүле гаскәрләре юк. Без алга барабыз», – диде. Аның әйтүенчә, Украина гаскәрләре сугышырга теләми, әсирлеккә бирелә.

Рамзан Кадыров 2023 елның ноябрендә МХО 2024 елда тәмамланачак дип язган иде. «Без берничә шәһәрне кайтарабыз, аннары Украинаның шайтан җитәкчелегенә капитуляция турындагы кәгазьләргә кул куйдырабыз, аннары украина халкын көнбатыштан азат итәбез», – диде ул.

Хәрби эксперт Юрий Кнутов Рамзан Кадыров дөрес фикерли дип саный. Аның фикеренчә, Украинага бирелгән F-16 самолетлары фронттагы вәзгыятьне үзгәртергә сәләтле түгел.

Сәясәтче Сергей Марков фикеренчә, АКШтагы сайлау алдыннан (5 ноябрьдә АКШта президент сайлавы уза) МХОны тәмамлар өчен яхшы шанс бар.

Шулай да Марков конфликт 2024 елдан соң да дәвам итәр дигән фикердә. Мәсәлән, ул мисал итеп Иранны китерә. Иран үзе сугышмый, әмма аның контролендәге хәрби отрядлар, мәсәлән, хуситлар АКШка һөҗүм итеп тора.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.