Календарь

Август 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:16, 07.08.2024

Танылган хәрби журналист Евгений Поддубныйның үлүен хәбәр иттеләр

Танылган хәрби журналист Евгений Поддубныйның үлүен хәбәр иттеләр

ВГТРК репортеры Евгений Поддубныйның үлеме турында Дәүләт Думасы депутаты Михаил Делягин хәбәр итте, шулай ук бу хакта берничә хәрби телеграмма-канал яза. Әмма хәзерге вакытта мәгълүмат рәсми рәвештә расланмаган.

Евгений Поддубный – бүген Курск өлкәсендә эшләде һәм Суджан районында һәм аның тирәсендә барган сугышлар турында хәбәр итеп торган иде.

Евгений Поддубныйның бүген көндез аның телеграмма-каналында чыккан соңгы видеосы:

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Курск өлкәсендәге оператив хәл турында сөйли.

Беренче мәгълүматлар буенча, Евгений Поддубный утырган машинага fpv-дрон һөҗүм иткән.

Ул төшкән видео 12:38 дә чыккан. «МиГ России» Z-каналы аның үлемен раслады.

Поддубный – Россиянең иң танылган хәрби корреспондентларының берсе, документаль фильмнар һәм махсус репортажлар авторы, Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада ВГТРК бюросы җитәкчесе, «Война» программасы авторы һәм алып баручысы.

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.