Фото: Мордовия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://vk.com/club51520446
Мордовиядә балалар ипи кыздырырга маташкан аркасында өй янып беткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Красноармейский бистәсендә 8 яшьлек ике малай ишегалдында учак ягып, ипи кыздырмакчы була. Җил учакны зурайта, ялкын гаражга, сарайга һәм өйгә күчә.
Балалар да, өлкәннәр дә зыян күрмәгән, янгынны сүндергәннәр. Өйдән берни дә калмаган диярлек.
Коткаручылар кисәтә: балаларга ут белән шаяру куркыныч булуын аңлатыгыз, диелә хәбәрдә.