Календарь

Август 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:14, 01.08.2024

Кеше үтерүчегә охшаталар: Олимпия уеннарында көмеш медаль алган төрек кинәт танылып китте

Кеше үтерүчегә охшаталар: Олимпия уеннарында көмеш медаль алган төрек кинәт танылып китте

Төрек Юсуф Дикеч Олимпия уеннарының яңа йолдызына әйләнде. Ул пневматик пистолеттан 10 метрга атуда көмеш медаль алган.

Нәрсәсе гаҗәп? Олимпия уеннарына килгән спортчылар махсус экипировкада була: махсус, бик кыйммәтле күзлекләр, махсус линзалар кияләр, колакларында наушниклар була. Үзләрен дә бик эре тоталар.

Юсуф Дикеч исә – бернинди махсус күзлекләрсез, наушникларсыз 51 яшьлек ир. Аның атканда үзен бик тыныч тотуын, кулын кесәсенә тыгып торуын да ошатканнар. Ярышта Сербия уенчысы алтын медаль яулаган.

«Башкалар пиар белән шөгыльләнгәндә, төрекләр мәшәкатьләнеп тормаган, профессиональ киллерны гына җибәргәннәр», – дип шаярталар социаль челтәрләрдә.

«Менә бу дөрес ичмасам! Олимпия уеннарына старт бирелгәндә, заводта эшләгәннән соң тренировкага йөргән кешеләр катнашкан. Хәзер генә әллә нәрсәләр кыланалар», – дип язучылар да бар.

Дөрес, социаль челтәрләрдә язучылар монысын игътибарга алмаган – Юсуф Дикеч 2008 елдан бирле Олимпия уеннарында катнаша.

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.