Архитектура үзенчәлеге белән бөтен мөселман дөньясына танылган «Тәүбә» мәчете проект авторларының берсе – Наил әфәнде. Проект идарәсе, Татарстанннан тыш, Башкортстан, Удмуртия, Киров өлкәләрендә дә эшчәнлек алып бара.
Милли җанлы күренекле шәһәрдәшебез турындагы җылы истәлекләрен хатыны Гакилә ханым уртаклашты.
Хатыны Гакилә белән
Фото: ©
– Наил әфәнде искиткеч милләт җанлы кеше иде. Моның тамыры кайда икән?
– Наил – муллалар нәселеннән. Бабасы Азнакай районы Әсәй авылының имамы һәм мөгаллиме була. Әбисе дә мәдрәсәдә белем алып мөгаллимә булган.
Мәктәпне тәмамлагач, 1969 елда Казан төзүчеләр институтның архитектура факультетына укырга керә ул. Соңгы курста Новосибирск шәһәренә практикага җибәрәләр. Анда Наил студентлар шәһәрчеге китапханәсеннән татар тарихыннан китап алмакчы була. Ләкин ул теләгән китапны бирмиләр. Шул чагында белем алам дип җанатып торган яшь егет үзен бик кимсетелгән тоя. Бу хәлдән соң ул татар тарихы белән тирәнтен кызыксына башлый.
1974 елда институтны тәмамлагач, аны Уссурийск шәһәренә җибәрәләр. Анда проект иститутында эшли, соңрак архитекторлар төркеме җитәкчесе була. Уссурийск, Владивосток шәһәрләрен төзүдә катнаша.
Мин Шаһиевлар гаиләсенә килен булып төшкәч, шундый күренешкә тап булдым: авылда эш хәтәр күп булуга карамастан, алар гәҗит-журнал, китап укырга вакыт таба иде. Наил үзе дә гомер буе матбугаттан, китаптан аерылмады. Укыган кешенең, милләт тормышы белән кызыксынучының күңеле бай була, әлбәттә.
– Наил әфәнде белән танышу тарихы ничек булды?
– 1978 елда Наил Уссурийск шәһәреннән чираттагы ялга кайта. Мин ул вакытта Чаллыда яши идем. Наил белән аның туганнан-туган сеңлесенең туган көнендә таныштык.
Минем белән танышкач, ул Уссурийскка китмәскә булды. Әти-әнисе дә: «Улым, чит җирләрдә калма, туган ягыңны сагынып үтәр гомерең, кайт», – дигән. Ул «Татгражданпроект» институтына эшкә керде.
– Аннары гаилә учагын кабызып җибәрдегезме?
– Мин Лениногорск районы Сарабиккол авылында туып үстем. Шунда авыл советында язылыштык. Бу – 1978 елның 30-31 декабрь көннәре иде. Иртәнге якта көн матур иде, тамчылар тамып торды. Берничә сәгать эчендә температура минус 54 градуска кадәр җитте. Безнең туй көнне!
Газ, су торбалары шартлады, машиналарның тормоз майлары катты, юлларда хәрәкәт тукталды. Наил шул чагында, үз гомеремдә бу өйләнү беренчесе һәм соңгысы булыр, дигән иде. Шулай булды да.
Башта 9 квадрат метрлы бер бүлмәдә яшәдек. Аннары, балалар тугач, «малометражка» дип йөртелгән 2 бүлмәле фатир бирделәр. Аның зурлыгы 30 квадрат метр тирәсе булгандыр. 90нчы елларда гына, ул 2 бүлмәле фатирны мин эшләгән салым инспекциясенә тапшырып, 3 бүлмәлене алдык.
– Сез үзегез дә югары һөнәри белемгә ия булгансыз, димәк?
– Мин 7 балалы гаиләдә үстем. Колхозда механизатор булып эшләгән әтиебез барыбызның да белемле булуын теләде. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә укырга кердем. Ләкин әнием авырып китү сәбәпле, институтны ташларга туры килде. Авылга кайтып, аны карадым. Аннары, ул терелгәч, «КамАЗ» төзелешенә киттем.
Кияүгә чыккач кына югары белем алырга ирештем. Наил бу теләгемә бер дә каршы төшмәде, хуплады гына. Башта, читтән торып, Мәскәү көнкүреш хезмәте техникумының икътисад бүлеген тәмамладым. Соңрак – Кама политехника институтын.
Мәскәүгә сессияләргә барганда, Наил балаларыбыз Ләйсән белән Азатны карап кала иде. Аларны ияртеп, көн дә ашханәгә йөри икән. Моны күреп, ашханәдә эшләүчеләр аларга ашны мулрак салганнар. Алар иремне хатыны ташлап киткән дип уйлаганнар икән.
– Чаллыда «Тәүбә» мәчете төзелгән чакларны искә төшерик әле.
– Наил архитекторлар төркеме сафында «Тәүбә» мәчетенең проекты өстендә эшләде. Мәчетнең макет вариантларын ул картоннан өйдә ясады. Шул елларда әлеге архитекторларны хөрмәтләп, Хаҗ сәфәренә җибәрделәр.
– Ул елларда кече предприятие, кооперативлар ачыла башлады. Эшлекле кешеләргә яңа мөмкинлекләр ачылды...
– Чаллы шәһәрендә берничә проект оешмасында эшләгәннән соң, Наил дә 90нчы елларда «Афәрин» проект оешмасына нигез салды һәм аның директоры булды. Ул җитәкләгән коллектив иҗтимагый һәм хуҗалык биналарын, күп катлы йортларны проектлаштырды. Тора-бара кооператив үз дәрәҗәсен үстереп, «Энергогражданпроект» идарәсе, дип атала башлады.
Наил Чаллы һәм Азнакай буенча танылган эшлеклеләр исемлегенә керде, аның турында бик күп журналларда язылды. Сокланып искә алырдай эшләрен калдырды.
Аның вафатыннан соң хәтта Уссурийскидан, Наил турында сораштырып, журналист шалтыратты. Ул анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл проектлаштыруда катнашкан булган икән. Шул һәйкәлнең сызымнары калмады микән, дип кызыксынды. Кызганыч, таба алмадык.
– Наил әфәнденең нинди яраткан шөгыльләре бар иде?
– Ул бакча эшләрен бик ярата иде. Шуңа күрә 2000 елларда Иске Җирекле авылында җир алып, анда бер вагон китереп куйдык. Апрельдән алып октябрьгә хәтле башта шунда яшәдек. Йорт төзү 10 елга сузылды.
Кыярны мин утыртсам, помидорны – Наил. Орлыгына кадәр үзе сайлады һәм уңыш алганчы карады. Бик күп җиләк-җимеш агачы утырттык. Наил төрле агачларга чыбыкчалар ялгап сынаулар уздырды. Безнең бер агач 5 төрле алма бирә.
Наил вафат булгач, улыбыз Азат төш күргән: әтисе аңа, алмагачларны ятим итмә, дигән. Шул көнне иртән бакчага чыгып караса, шул 5 төрле алма үскән агачка беседка түбәсеннән кар ишелеп төшеп, ботакларын сындырган икән.
Оныгы белән
Фото: ©
– Тормышның да бит Сез әйткән матур гына үсеп утырган алмагачныкы кебек төрле чагы була...
– Без бик тату яшәдек. Наил белән йөзебезгә кызыллык китермәслек кыз һәм ул үстердек. Икесе дә югары белемле. Азат әтисенең эшен дәвам итү максатында ике институт тәмамлады. Башта хокук белгечлеген алды, анары төзүчеләр институтында укыды. Хәзер «Энергогражданпроект» оешмасында инженер.
Кызыбыз Ләйсән юл хәрәкәте иминлеге оешмасында әйдәп баручы белгеч. Безне шатландырып бер-бер артлы оныкларыбыз туды: Әминә, Данияр, Бәхтияр, Ясминә. Бабалары буш вакытын алар белән уздырырга тырышты. Төрле чараларга барыбыз бергә – балалар, оныклар белән йөрдек. Әсәй авылына кайтсак, Чатыр тауга, я урманга бара идек. Шәһәр, авыл Сабан туйларында катнаштык.
Наил туганнарыбызны җыеп, үзе дә гаилә Сабан туе уздыра иде. Ул барлык туганнарны милли гореф-гадәтләребез тирәсендә берләштерде. Шул дәрәҗәдә кайгыртучан иде ул.
– Наил Шаһиев татар җәмәгатьчелегендә меценат буларак та танылды.
– Татар теленең юкка чыгып баруына бик нык борчылды ул. Бу турыда галимнәр, милләтнең фикер ияләре белән аралашты. «Агыйдел» Татарстан - Башкортстан дуслык һәм хезмәттәшлек оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин белән еш очраштылар. Татар телен, мәдәниятен, динен саклау һәм үстерү эшләренә тапкан малын хәйрия итте. Ләкин үзе бу турыда бервакытта да сөйләп йөрмәде. Тыйнак кына үз эшен башкарды. Әсәй һәм Иске Җирекленең мәчетләрен төзүгә матди яктан булышты. Чаллыда төзелеп килүче Җәмигъ мәчетенә акча күчерде.
– Ирегезне дин юлындагы кешеләр нәселеннән дидегез. Андый зыялыларны Себергә сөргәннәр...
– Наилнең бабасы Фазлыйәхмәт хәзрәт, үпкәсенә салкын тиеп, кинәт кенә 1927 елда вафат була. Аның хатыны Хөршидәкамал 5 бала белән тол кала.
Совет хөкүмәте баерак кешеләргә кулак тамгасы сугып Себер якларына сөргенгә җибәрү елларында Хөршидәкамалның бөтен туганын һәм әтисе Мәхмүт имамны Уралга, Магниткага куа. Үзен балалары белән урамда калдыралар.
Аларның китапханәләре дә була. Аны да туздырып, китапларын алып чыгып китәләр. Соңрак авыл кибетендә ул китап битләренә тәм-том төреп сатканнар. Урамда Коръән битләре аунап яткан. Бу күренешләргә гомере буе йөрәге әрнегән Хөршидәкамал әбинең.
– Бөек Ватан сугышы да һәр татар гаиләсенә кагылды...
– Наилнең әтисе Фазыл сугышка унсигез яше тулу белән алынган. 1944 елның август аенда Днепр өчен сугышлар барганда, сул кулына пуля тиеп яралана, кулы сеңердә генә асылынып кала. Табиблар кулын кисмәкче дә була. Әти каршы төшә. Ахырда экспримент рәвешендә берничә операция ясыйлар. Нәтиҗәдә сул кулы кыска һәм кыек ялганып исән кала.
Сугыштан кайткач каенатамны колохозда бригадир итеп билгелиләр. Эшенә җаваплы карый һәм зур уңышларга ирешә ул.
Сүз уңаеннан, үземнең дә әти искә төште. Ул да 70нче елларда берара теплицада бригадир булып эшләгән иде. Шул вакытта ук аның карбыз-кавыннар үстерүенә әле дә сокланам. Наил белән туган авылыбыз колхозлары эшчәнлеген чагыштырып, ул турыда да күңелле итеп сөйләшә идек.
Кайнанам Фәния гомер буе колхоз идарәсендә эшләде. Хисапчы, кассир, секретарь вазифаларын башкара. Колхоз җыелышлары, идарә утырышы беркетмәләрен утыз ел буена ул язып барган.
Кассир булгач җаваплылык бик зур бит. Ул вакытларда акчаны Азнакай «Сбербанк»ыннан, чемоданга тутырып, берүзе җәяү алып кайта торган булган. Хәзер моны күз алдына да китереп булмый.
–- Наил әфәнде бер дә көтмәгәндә арабыздан китеп барды...
– 2021 елның ноябрь башында Чаллы шәһәрендә фаҗига булды бит: күп фатирлы торак йортта газ шартлады. Соңгы 5нче катта берничә фатир юкка чыкты. Экспертиза уздыруны Наил җитәкләгән оешмага йөкләделәр. Зыян килгән фатирларны тикшергәндә, бик күп кеше белән аралашырга туры килә аңа. Ә шәһәрдә эпидемия таралган чак иде. Наил авырып китте, температурасы күтәрелде. Савыгыр дип өметләндек.
Аның вафатыннан соң бик күп кешеләрдән «Наил әфәнде «Дан аллеясы»на җирләнергә тиеш иде» дигән сүзләр ишетергә туры килде. Ләкин андый чакта бу турыда уйланырлык түгел идек.
Улы һәм кызы белән парадта
Фото: ©
Чаллы җәмәгатьчелеге Наил Шаһиев турында
Маркиз Басыйров, архитектор:
Архитектор, иҗат кешеләре буларак, Наил белән безнең юллар «Челны горстрой» проект-төзү берләшмәсендә эшләгәндә кушылды. Бу 80нче еллар ахыры иде. Уртак эшебез – «Тәүбә» мәчетен проектлау – безне озакка берләштерде.
Ул вакытта Чаллыда проект институтлары юк иде. Шуңа күрә без, «Челныгорстрой» берләшмәсе хезмәткәрләре: архитектор, конструкторлар үз көчебез белән «Тәүбә» мәчете проектын төзергә тиеш идек. Тиз арада куелган бурычны үтәү өчен безгә ничек итеп оешырга дигән сорау туды.
«Челныгорстрой»ның зирәк җитәкчесе Марат Бибишев мәчетне проектлау өчен рәсми бер оешма корырга тәкъдим итте. Киләчәктә әлеге эшлекле төркем ярдәме белән башка объектларны да проектлаштырту күздә тотылды.
Бурыч куелгач, 5-6 кешедән торган фикердәшләр җыелды. Алар арасында Наил Шаһиев та бар иде. Максатка ирешүгә омтылучы эшчеләрне тупладык. Наил бу вакытта бетоннар заводында (ЗЯБ) баш архитектор, ә мин «Челныгорстрой»ның баш архитекторы булып эшли идек. Алар икесе дә «Челныгорстрой»ның бүлекчәләре иде.
Яңа структураны «Афәрин» кооперативы дип атарга карар иттек. Җитәкче билгеләү турында сорау тугач, әйдә син, диләр миңа. Мин: «Әйдәгез, Наилне сайлыйк», – дип җавап бирдем. Чөнки аның коллективны берләштерә, бөтен бу эшне оештыра алачагы күренеп торды. Бу вакытта Наилнең проектлау стажы да 10 елдан күбрәк иде. Һәм ул, Аллага шөкер, бик яхшы эшләде. «Афәрин» кооперативы кыска вакыт эчендә «Тәүбә» мәчетен проектлады. Шулай итеп, без төзелешнең өзлексезлеген тәэмин иттек. 1989 елның 1 апрелендә беренче субай кагылды, 1989 елның 21 августында ай манара шпиленә күтәрелде, һәм 1992 елның 22 июлендә мәчет ишекләрен ачты.
Без ничек башкарып чыга алдык, дигәндә, башта эш урыннарыбызда 8 сәгать эшләдек, аннары, эштән соң, мәчетнең проектын төзедек. Кичке 11ләргә хәтле шөгыльләнә идек.
Наил Шаһиев барлык оештыру мәсьәләләре өчен җаваплы булса, Шамил Мотыгуллин – рәссам, эстетик эшкәртү эшен алып барды, Фаил Хаҗиев – баш конструктор, Зөфәр Галимҗанов – икенче конструктор булдылар.
Тормыш бер урында тормый, «Челныгорстрой»да үзгәртеп корылды. Наил әлеге оешмадан башка да үзенең проектлау үзәген оештыра алды. Күп катлы йортлар, социаль һәм хуҗалык биналарын проектлаучы тулы комплекслы төркемен булдырды. Ул төрле вакытта төрлечә исемләнде. Хәзер «Энергогражданпроект» идарәсе дип атала.
Наил шат күңелле, энергияле, максатчан иде. Ул нигезләгән оешма бар, бу – аның эшенең яшәвен тагын бер тапкыр исбатлый. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак.
Рамил Зиннуров, «Уңайлы торак йорт» төзелеш оешмасы генераль директоры:
Наил Фазыл улы турында тик яхшы хәтирәләр калды. Мин йортларны аның проектлары буенча төзедем. Ул искиткеч әңгәмәдәш, күпкырлы, киң белемле кеше иде. Наил әфәнде, институттан соң, Приморье ягына баруын, анда архитектор булып эшләве турында яратып сөйләгәнен яхшы хәтерлим. Мин аңа мемуар-истәлекләр язарга тәкъдим иттем. Кызганыч, өлгермәде.
Бик кеше кайгыртучан иде ул, үз коллективының һәр хезмәткәрен хөрмәт итте. Проектларның сыйфаты өчен борчылды. Хезмәтчеләре лаеклы хезмәт хакы алсын дип тырыша иде. Без төзегән йортларга кешеләр шатланып күченгәндә, бу уңышка Наил әфәнде һәм аның коллективы тырышлыгы белән дә ирешкәнебезне һәрвакыт ачык аңладым.
Ул балалары һәм оныклары өчен дә борчыла иде. Туган телне, тарихыбызны белүләрен теләде. Оныклары белән балык тотарга йөргәнен сөйли иде. Тулы тормыш алып барды.
Ул вафат булгач, аның якты исемен мәңгеләштерү өчен төрле тәкъдимнәр күп булды. Чаллы шәһәренең бер урамына аның исемен бирү инициативасын хуплыйм.
Дамир Шәйхетдинов, журналист:
Наил әфәнде үзен тыйнак тотса да, акылы күренеп тора иде. Бу аның төп сыйфатларының берсе булды.
Кеше фикерен хөрмәт итте. Озаклап сөйләгән сүздән сөземтә ала белде һәм шуннан соң гына үз фикерен белдерде.
Ике төрле эшлекле кеше була: берсе – спонсор, икенчесе – меценат. Наил әфәнде чын меценат булды. Ул кемдер килеп сораганын көтеп ятмады, үзе ярдәм итәргә тырышты. Миндә ул шундый тәэсир калдырды. Андый кешеләр күп булмый. Шуңа күрә ул барыбыз өчен яхшы үрнәк.
Кеше бу дөньяга килә һәм китә, ләкин аның игелекле эшләре кала. Бу эшләр Наил әфәнденең исемен мәңгеләштерәчәк.
Н.Тарасова, «Энергогражданпроект» идарәсе директоры:
Наил Фазылович минем өчен беренче чиратта укытучы булды. Аның белем багажына гаҗәпләнерлек. Һөнәри яктан гына түгел, ул күпкырлы үсеш алган, эрудицияле, зур тәҗрибәле кеше иде. Теләсә нинди мәсьәләне хәл иткәндә чишелеш таба алуы, аның ниндидер эчке сизгерлеккә ия булуын күрсәтә иде.
Ул бөтен гомерен үз эшенә хезмәт итүгә багышлап кына калмыйча, аны камилләштерү белән дә шөгыльләнгән кеше. Үз эшенә карата энтузиазм белән каравы һәрвакыт сокланырлык булды. Энергетикасы белән янындагы кешеләргә йогынты ясады. Аның белән эшләү бик кызык иде.
Наил Фазылович кебек кешеләр белән очрашу, аралашу, эшләү – зур бәхет!
Шамил Закиров, 41 нче мәктәп директоры:
Наил Фазыл улы кебек кеше белән шәхсән таныш булу – язмыш бүләге.
Аның һөнәре турында әйтәсем килә. Шундый тыныч һөнәр. Ул үзе дә тормышта шундый иде. Наил әфәнде һәрвакыт барысын берләштерде, бу аның характер үзенчәлеге булган. Ул беркайчан да ашыгыч бәяләү хөкемнәре чыгармады. Башта тыңлый, асылына барып җитә, шуннан соң гына үз фикерен белдерә. Ул катгый булмый иде. Димәк, аның табигате шундый тынычлык сөюче булган. Шул ук вакытта ул кыя кебек нык та иде һәм үзен дә кызганмады. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл була калса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аны еш кына белгеч буларак чакыралар иде.
Эшендә нинди хәл булуга карамастан, ул һәрвакыт гаиләгә җылылык һәм яктылык алып кайта иде.
Г.Колесникова, конструкторлар төркеме җитәкчесе:
Шаһиев Наил Фазылович гаҗәеп кеше һәм зирәк җитәкче иде. Төрле мәсьәләләрне һәм кайвакыт катлаулы сорауларны бергәләп хәл иттек, һәрвакыт кирәкле чишелеш таптык. Кайгыртучан, игътибарлы, тирән белемле иде.
Миңа кайвакыт без аның белән бер дулкында фикер йөртәбез кебек тоелды. Миндә туган сорау турында сөйләшергә кирәк булганда, ул, шуны сизгән кебек, үзе янына чакырды. Тыңлый һәм дөрес юнәлеш күрсәтә белде, тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аның турында «булган» дип әйтергә тел әйләнми. Ул безнең хәтеребездә яши.