Шагыйрь һәм табиб Ринат Мәннанны соңгы юлга озату мәрасиме Себер тракты урамында урнашкан Судмедэкспертиза бинасының Матәм залында узды. Язучының үзе кебек аны озату мәрасиме дә тыйнак кына иде.
Мәрасимне Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал алып барды. Язучының туганнары белән бергә оештыру эшләре аның җилкәсенә дә төшкән.
Рифат Җамал: «Кешеләр төрле була: күренеп йөри торганнар була, тыйнаклар була. Каюм Насыйри, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Ринат Мәннан бик тыйнак кеше. Ул зур тормыш юлы үткән. Соңгы вакытка кадәр иҗат итте, бик күп эпиграммалар язды. Әсәрләре газета-журналларда күп басылды. 20дән артык китап чыгарган кеше. Бу – гаять зур хезмәт.
Ринат Мәннан 1 нче категорияле врач иде. Бу – зур профессионал дигән сүз. Гомере буе врач булып эшләп, татар әдәбиятында да үз эзен калдырды. Язучылар берлегенә кабул ителү ул әдәбиятта да профессиональ булуны дәлилли.
Быел Татарстан Язучылар берлегенең зур юбилее көтелә. Бүләккә тәкъдим ителүчеләр исемлегенә Ринат Мәннан да кертелгән иде.
Аның китеп баруы татар әдәбиятының, татар мохитенең зур югалтуы. Хәтердә озак сакланырсың, Ринат! Авыр туфрагың җиңел булсын!»
Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин: «Ринатны соңгы юлга озатып, шушы хәлдә басып торырмын дип уйламаган идем. Ул беркайчан артык төшенкелеккә бирелмәде. Һәрвакыт ачык йөзле, матур сүзле иде. Без аның белән күршеләр идек – ул 2 нче катта торды, без 3 нче катта. Еш күрешмәсәк тә, очрашып тора идек. Бергә урамда йөргән вакытлар да булды, безгә дә кереп утырганы бар, минем дә аңа кереп утырганым булды. Сүзебез бары тик әдәбият турында гына бара иде. Татар халкының язмышы, аның киләчәге турында, әдәбияты турында матур гына, ипләп кенә сөйләшеп утыра идек. Ул үз янына күп кешене якын китермәде. Аның күптәнге дусты Әхәт Гаффар бар иде. Чуваш язучысы Турхан белән аралаша иде. Шул ук вакытта теләсә кемгә ачылып та бетмәде. Теләсә кемне якын җибәрмәде, шуңа дуслары-танышлары күп иде дия алмыйм. Бәлки мин белмәгән әйберләр дә бардыр.
Мин аны бик хөрмәт иттем. Беренчедән, шактый зур әдәби мирас калдырды. Аның Гаяз Исхакыйга, Галимҗан Ибраһимовка, Нәкый Исәнбәткә багышланган шигырь-поэмалары бар. Икенчедән, ябык кеше кебек күренсә дә, бик күңелле кеше иде. Аның иҗатында юмор-сатира бар иде, әмма беркайчан да кешедән усал көлмәде, беркемне дә рәнҗетмәде. Соңгы керүендә «Чаян» журналын күтәреп кергән. Анда бик әйбәт эпиграммалары бар иде. Минем турында да язган. «Син, Тәлгать абый, ана корт турында повесть яздың, хәзер ата шөпшә турында язарга вакыт җитте», – дигән иде. Шулай үзенчә кешене хуплап яши торган иде.
Ринат Мәннан беркайчан да, беркем өстеннән дә шикаять язмады. «Тегеләй иткән, болай иткән» дип беркемне рәнҗетеп сөйләмәде. Анда кешедән көнләшү юк иде. Татар тарихында үзара көнләшеп бер татар ыруының икенчесе белән сугышып шулай авыр хәлгә китереп җиткергән. Ринатның беркайчан да бер кеше турында начар сүз әйтүен хәтерләмим. Беркайчан мактанмады, гайбәт сөйләмәде. Сирәк кенә 50 гр. эчеп куйсак, артыгын эчкәне булмады, тәмәке тартмады. Идеаль кеше нинди була, дисәләр, Ринат Мәннан кебек, дияр идем. Ул врач буларак та киңәш бирә ала иде. Миңа синең белән аралашу рәхәт иде. Бу – зур югалту.
Аның китүе көтмәгәндә-уйламаганда булды. Мин моны һич тә башыма китерә алмыйм. Үзе уйлап йөргәндер инде. Уйламыйча берни дә эшләми иде. Тыныч йокла, Ринат, сине монда беркем дә начар сүз белән искә алмаячак. Хуш! Бәхил бул!»
Фәүзия Солтан: «Сүз әйтермен димәгән идем, әле аңга килеп булмый. Алдагы көнне генә артыннан күреп калган идек. Без Союзга барырга чыккач ерактан гына китеп барганын күреп, Союзга бара икән дип уйладык. Без карда батып, бөкеләр аша барып җиткәнче, автобус белән иртәрәк тә барып җитәчәк дип уйладык. Нишләптер килмәде. Соңгы күрүебез булган икән.
Ринат белән бик сөйләшеп йөрмәдек. Тәлгать Нәбиевич янына кергәндә дә күзеп йомып кына башын селкер иде дә, аның кабинетына үтәр иде. Тыныч, тыйнак, күзгә бәрелеп тормый торган кеше иде. Үзе турында әйбәт фикер генә калдырды. Әхәт абый белән бергә кергән вакытларында да Әхәт абый гөрләп керсә, Ринат абый читтә генә торыр иде. Күзгә бәрелеп яшәмәсә дә, үз мирасын калдырган кеше. Тәлгать Нәбиевич аны бик юксыначак, шул хәбәрне ишеткәч бик озак – 3 сәгать чамасы урыныннан тора алмыйча утырды. Аның өчен борчылып тордым. Бик якын итә иде.
Урының җәннәттә булсын! Каберләрең нурлы булсын! Ул җиргә барып җиткәч, җавапларыңны биреп, Ходай сиңа хәерхаклы булсын иде».
Язучы Ринат Нуруллин: «Соңгы елларда югалтулар бик күп булды. Бүгенге көнне кабул итүе бик авыр. Без бер-беребезгә адаш диеп дәштек. Нәни генә уңышларыбызны да бер-беребез белән бүлешергә тырыштык. Иҗат өлкәсендә аралашып яшәдек. Үлеме турында ишеткәч, миңа биргән саллы гына китабын алып өйдәгеләргә дә укыдым. Искиткеч матур китап, 464 битлек калын китапка барлык иҗат җимешләрен туплаган. Китап 100 данә тираж белән «Сүз» нәшриятында чыккан. Нигә Татарстан китап нәшриятына мөрәҗәгать итмәде икән дип уйлап куйдым. Тыйнаклыгы булгандыр инде дидем. Аның үз хәләл акчасына чыгарган китаплары күп иде. Аларның тиражлары бик аз иде.
Балалар өчен язучылар болай да аз иде. Тагын берәү китеп барды, бу бик аяныч».
Ринат Мәннанның бертуган энесе Альберт Архипов: «Миңа бик авыр. Без көн саен аралаша идек. Бик тәртипле кеше иде. Сүзендә тора иде, кешене рәнҗетмәде. Бөтен яктан дөрес кеше иде. Кешеләр турында да яхшы сүз генә әйтте. Ул, әни авырып киткәч, аны 20 еллап карады. Шул вакыт шигърияткә тартылды.
Бик кызганыч... аның үлеме башка кар ишелеп төшкән кебек булды... димәк, ул без белмәгәнне бездән күбрәк белгән... гәрчә телефон аша көн саен аралашып торсак та... соңгы 2 елда көн саен... кичләрен... соңгы сөйләшүләрдә каты авыртулары турында да, тыны бетүе, сулышы кысылу турында әйткәләгән иде. Онкология буенча тикшеренүләргә барасын да әйткән иде. Димәк, нәрсәдер белгән... Аның кешеләрне борчыйсы килми иде. Беркемгә дә ачу сакламады.
Барыгызга да рәхмәт! Соңгы юлга озатырга килдегез! Авыр туфрагы җиңел булсын!»
Ринат Мәннанның кызы Әдилә: «Әти турында әйткән яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт! Ул яхшы кеше иде. Шәфкатьле иде, кешеләргә хөрмәт белән карады. Без сине онытмабыз, мин сине онытмам. Бәхил бул!»
Мәрасимдә Ринат Мәннанның хатыны Рәхимә ханым да, туганы Альбертның балалары да бар иде. Бәйрәм көн туры килгәч, язучылар да бик килә алмаган икән.
Ринат Мәннанның Язучылар берлегендә каләмдәшләре белән соңгы аралашуы 30 гыйнварда булды булса кирәк. Берләштерелгән остаханәләр утырышында дусты, адашы Ринат Нуруллин Ринат Мәннанны Алиш премиясенә тәкъдим иткән иде. Шул көнне Ринат абый миңа автограф куеп «Табылган көндәлек» исемле китабын да бүләк итте.
Тыйнак кына йөрде-йөрде дә, көтмәгәндә китеп барган. Беркемне дә борчымаска тырышып.
Ринат Мәннан 30 гыйнвар көнне Татарстан Язучылар берлеге утырышында
Фото: © Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Белешмә: Ринат Мәннанның тулы исеме – Ринат Николаевич Архипов. Ул 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туган. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968–1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли. 1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык иткән. Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә. 20ләп китап авторы.