Mash Iptash каналы тараткан видеодан күренгәнчә, Яшел Үзәндә 58 яшьлек ир «Бристоль» кибетенә тәмәке алырга керә. Идәндәге кафель тайгак булу сәбәпле, ул таеп, башын идәнгә бәрә һәм шунда ук үлә.
Кибетчеләр ашыгыч ярдәм чакыра, әмма алар килгәндә инде ир үлгән була. Ирнең үлү сәбәбен «йөрәк өянәге» дип билгеләгәннәр, әмма туганнары моның белән килешми – алар тайгак идән хуҗаларын гаепли. Шуңа җинаять эше кузгатылмаган.
«Вечерняя Казань» язуынча, туганнары бу эшнең тикшерелүен таләп итә, алар Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткәннәр.