Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ (Баһавиев) үз аккаунтында Казан мэрның исемле стипендияләрен тапшыру тантанасын тәнкыйтьләп чыккан. «Дуслар, хәерле көннәр һәрбарчагызга да! Без Казан мэриясенең 2023 елгы стипендиатларны бүләкләү тантанасында катнаштык. Улыбыз «Стипендия мэра города Казани» дигән стипендиясенә лаек булды, Аллага шөкер! Без җитәкчеләргә, оештыручыларга бик рәхмәтле. Әмма дә ләкин оештыручыларга килгәндә, шуны әйтәсе килә – бер татарча әсәр дә, бер татарча сүз дә яңгырамады, бу кызганыч. Ул балалар арасында... мин үземнекен генә әйтүем түгел, башка балалар арасында да татарча уйнаучылар, уйный белүчеләр булгандыр. Шушы тантанага татар мохите кертелмәве кызганыч», ди ул видеода. Видеохәбәренә «Татар-информ» һәм «Интертат» аккаунтларын билгеләп, бездән игътибар сораган.
Казан мэрының исемле стипендиясе фәнни һәм социаль-гуманитар тармактагы казанышлары, спортта һәм иҗаттагы уңышлары өчен 93 яшь талантлы шәкерткә – мәктәп укучыларына, студентларга һәм аспирантларга тапшырылган.
Казан мэры стипендиясе – 29 ел барган бәйге. Киләсе елга ул утызынчы мәртәбә үткәреләчәк.
Мэрия хәбәрләренә караганда, конкурска 237 гариза кергән. Алдагы этапка узган 102 кешене 23 эксперт бәяләгән.
Иҗади уңышлары өчен стипендия алучылар арасында Илназ Баһның улы – Казанның 4 нче сәнгать мәктәбе укучысы Камил Баһавиев та булган.
Без тиз арада мэрия белән элемтәгә кереп, алардан оператив җавап алдык.
Казан шәһәре башкарма комитетының матбугат үзәгенең җавабы: «Казан мэриясенең барлык чаралары татар һәм рус телләрендә үтә. «Мэр стипендиясе – 2023» бүләкләү чарасын оештырганда да бу мәҗбүри шарт үтәлде. Катнашкан булсагыз, алып баручы Алия Заһидуллина һәм Дмитрий Юдинның ике телдә сөйләвен күргәнсездер. Казан мэры Илсур Метшин да ике телдә мөрәҗәгать итте. Концерт программасында төрле елгы стипендиатлар чыгыш ясады. Әйтик, «Хәситә» триосы: Заһид Хәбибуллин исемендәге Балалар музыка мәктәбе укучылары татарча «Бишек җыры» башкарды. Стипендиатларның дипломнарында да татарча текст бар иде. Шуңа да бүләкләү тантанасында татар теле булмады дип әйтү дөреслеккә туры килми».
Илназ Баһның үзенә шалтыраттым. Аның улы Камил гармунда уйнап стипендиягә лаек булган. Әйткәнемчә, Казанның 4 нче сәнгать мәктәбендә укый.
Илназ Баһ: «Булды анда татар сүзләре, булды. «Исәнмесез!», «Хәерле иртә!», «Алкышлар»... «Фәлән сәнгать мәктәбеннән фәлән-фәлән үзенең остазы фәлән-фәлән белән» дип авыз тутырып татарча җөмләләр белән сөйләшү булмады. Һәрхәлдә 50гә 50 түгел. 80гә 20дер, бәлки.
Быел Остазлар елы булгач, остазларга басым ясалган иде – анысы әйбәт. Әйе, әйттем инде «Бер сүз яңгырамады» дип, әйе, сүзләр яңгырады, ләкин аерым сүзләр, җөмләләр түгел. Татарча көй яңгырамады. Бер ансамбль чыкты, ләкин әллә татарча, әллә төрекчә җырлады ул – бер сүзе аңлашылмады - заманча фольклор ясаганнар. «Су буйлап» яки «Сарман»ны өч тавышка җырласалар, «Вот җырладылар болар», дип әйтерлек булыр иде. Стипендия алган балалар үзләре осталыкларын күрсәтә ала иде бит. Алар арасында татарча чыгыш ясый алган балалар күп иде. Ә азактан берничә ел элек стипендия алган студентларны чыгардылар. Алар бит инде аласын алган, нигә бүгенгеләр чыкмады? Бәлки, минем улымны да 4 елдан соң чыгыш ясарга чакырырлар. Ләкин бит ул вакытта хәзерге энергетика белән уйнамас. Бу бит туган көн белән узып киткәч котлаган кебек була...»
Программага журналист анализы
Сәгать ярымлык мәдәни чарада берничә блок белән 93 стипендиат котланган: Мәгариф министрлыгына караган балалар сәнгать мәктәпләреннән 15 стипендиат һәм 15 остаз; Мәдәният министрлыгына караган Балалар музыка һәм балалар сәнгать мәктәпләреннән 15 стипендиат һәм 15 остаз; Казан Балалар спорт мәктәпләреннән 10 стипендиат һәм 10 остаз; Су полосы буенча Олимпия резервы спорт мәктәбеннән 15 кеше һәм 1 тренер; 22 студент; 16 аспирант бүләкләнгән. Шулай ук, «Ак бүре» хоккей командасына һәм аның тренерына да бүләкләр тапшырылган
Чара Казан Ратушасында затлы итеп оештырылган. «Дорога из города» хореография төркеменең биюе белән башланган. Программаны карап чыктым: стипендиатлардан берәү аккордеонда, берәү саксофонда, берәү балалайкада уйнаган һәм бер татарча җыр яңгыраган. Әлбәттә, иң яхшы номерлар сайлап алынган.
Сәгать ярымга сузылган чара Казан технология университетының (КХТИ) «Кахон» вокаль-инструменталь төркеменең җыры белән төгәлләнгән. Бу – берничә ел элек стипендиат булган төркем.
Миңа калса, монда эш татар теленең азрак яңгыравы-яңгырамавында түгел. Бергә-бер үк булмаса да, яңгыраган ул. Стипендиатлар башкарган номерларга килсәк, Америка композиторы, альт-сакфончысы Ленни Нихаусның «Минор - мажор»ы (8 нче музыка мәктәбе укучысы Артур Шишкин саксофон белән башкарган), совет композиторы Сергей Доренскийның «Закарпатский танец»ы (А.Ключарев исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Анастасия Мазур, укытучысы Оксана Мазур белән аккордеонда уйнаган) яңгыраган. Ягъни, болар музыка мәктәпләре репертуары. Бер укучы (4 нче Балалар сәнгать мәктәбеннән Снежана Шуклина) балалайкада «Калинка» рус халык җыры темасына концерт вариацияләре уйнаган. Төрле ел стипендиатлары булган өч укучы (Заһид Хәбибуллин исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе укучылары София Галкина, Диана Гурьянова, Елизавета Носкова) «Бишек җыры» башкарган.
Монда проблема тел җитмәүдә түгел булса кирәк, ризасызлык барлык стипендиатларга да үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирелмәүдә. Әлбәттә, 93 стипендиатны берничек тә бер программа эчендә сыйдырып булмый. Хәтта музыка мәктәбе стипендиатлары гына да сыешып бетә алмаячак бер концертка. Ә бу чара концерт түгел, бүләкләү тантанасы.
Әйе, балаларның чыгыш ясыйсы килә. Алар талантлы, алар максатчан. Алар стипендиат булу бәхетенә ирешкән. Әмма үз иҗатыңны башкаларга күрсәтү һәм алкышлар, алкышлар, алкышлар - болар тагын да кадерле. Бәлки, Мэрия стипендиатларын аз-азлап булса да үз карамагындагы концерт программасына кертә алыр (ә бәлки кертәдер дә, бәлки мин белмимдер). Стипендиатларның берсе бер концертта аккордеонда уйнаса, икенчесе икенчесендә курайда уйнар. Процентларда сүз санап эш чыкмас, тамашачы үзенең талантлы балаларын күрсен!