Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

06:00, 08.05.2024

Кычытканнан яшел соус – песто

Кычытканнан яшел соус – песто

Кычытканны иң файдалы вакытында кулланып калыйк. Шул җәһәттән песто соусы рецепты тәкъдим итәбез. Песто –Италия аш-суында киң кулланыла торган «яшел» соус. Гадәттә ул рәйхан (базилик), эрбет (кедр) чикләвеге, каты сортлы сыр, сарымсак, зәйтүн маеннан ясала. Базилик урынына кычыткан кулланган очракта да бик тәмле килеп чыга.

Рецепт өчен кирәк:

  • 200 г кычыткан
  • 3-4 бүлем сарымсак
  • 2 аш кашыгы лимон согы
  • 70 г эрбет чикләвеге
  • 70 г пармезан (яки башка каты сортлы сыр)
  • 20 г зәйтүн мае
  • тәменчә тоз (10г тирәсе)

Кычытканны яхшылап юарга һәм кайнар суда пешекләп алырга. Барлык ингредиентларны блендерда әйләндереп аласы. Масса авыррак болганса, тагын бераз май салырга мөмкин. Әзер соусны ипигә ягып ашарга яки макаронга соус буларак кулланырга мөмкин.

Источник: Intertat
просмотров: 86

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.