Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:36, 07.05.2024

Пермь университетында студентларны атып үтергән Тимур үзен акылсыз дип тануларын сорый

Пермь университетында студентларны атып үтергән Тимур үзен акылсыз дип тануларын сорый

6 кешене атып үтергән Тимур Бекмансуров, «башы киткәнен» һәм гомерлеккә иректән мәхрүм ителү карарын гамәлдән чыгарырга кирәк икәнен исбатларга тырышып, Югары судка кадәр барып җиткән. Ул үзенең акылсыз булуын һәм психоз белән авыруын белдерә. Аның фикеренчә, медицина экспертлары моны ялгышлык аркасында аңламаган.

Бекмансуров 2 апелляция һәм кассацион шикаять биргән. Бер утырышта ул үзенә карата «начар гамәл» эшләүләрен һәм дөреслеккә туры килмәгән экспертизалар үткәрелүен әйткән. Табиблар башта 3 диагноз куйганнар: эмоциональ-тотрыксыз тайпылыш (эмоционально-неустойчивое расстройство), катнаш тайпылыш (смешанное расстройство) һәм шизофрения, ләкин аларның берсе дә расланмаган. Үтерүче әйтүенчә, аңа психотроп дарулар эчерткәннәр һәм шуңа күрә тикшеренүләр аның акылдан шашкан икәнен күрсәтмәгән.

Фото: © Тимурны тоткарлаганнан соң төшерелгән. 2021 ел

Прокурор судта Бекмансуровның психозлары да, акыл зәгыйфьлеге дә булмавын әйткән. Ул күпләп үтерү өчен махсус рәвештә барган, димәк, хөкем карарын йомшарту өчен бернинди сәбәп юк.

Юридик факультетының беренче курс студенты Тимур Бекмансуров 2021 елның 20 сентябрендә Пермь университетында мылтыктан кешеләр атып үтерде. Ул 6 кешенең гомерен өзгән һәм 23 кешене яралаган. Тагын 17 кеше, качканда, тәрәзәдән сикереп имгәнгән.

Һөҗүм итүчене тоткарлаганда яраладылар, соңрак аның аягының бер өлешен ампутацияләгәннәр.

  • «Студентлар атышның беренче минутларын тасвирлый. Беренче минутларында аудиториядә бикләнеп, ярдәм көтә башлыйлар. Кайбер кабинетларда укытучылар лекцияләрне дәвам иткән. «Без беренче корпуста идек. Атыш турында «ВКонтакте»дан гына белдек, атышны ишетмәдек. Тыныч кына баррикада корып, парта артына идәнгә яттык», – дип язган укучыларның берсе.
  • Тимур Бекмансуров коралны рәсми рәвештә алган. Казандагы атыштан соң аның өенә килеп, коралын тикшереп тә киткәннәр. Төркемдәшләре бу егетнең кешеләрне үтерергә теләге булуын әйтә – бу хакта ул үзе дә әйткәләгән. Аның утлы коралы бар икәнен белә торып та, беркем дә моны чынга алмаган. Укытучы начар билге куйгач, ул «мин корал сатып алам да бөтенегезне атып бетерәм» дип әйткән булган.

Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.