Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 07.05.2024

«Туптан өйрәнегез: аңа никадәр ныграк типсәң, ул шулкадәр биегрәк күтәрелә»: мәзәкләр

«Туптан өйрәнегез: аңа никадәр ныграк типсәң, ул шулкадәр биегрәк күтәрелә»: мәзәкләр

● ● ●
Сөйгән кызымның телефонына хәбәр җибәрдем:

– Хәерле төннәр!

Җавап булып мондый СМС килде:

– Ә нигә шундый тәкәббер тон белән?

● ● ●

– Карагыз әле, ир кеше, сез өйләнгәнме?

– Хәзерме, әллә гомумәнме?

● ● ●

Сәрхушлектән дәвалау хастаханәсенең төп ялгышлыгы шунда: палаталар өч кешелек булуда.

● ● ●

– Ә ул сиңа үзенең элеккеге мөнәсәбәтләрен сөйләдеме?

– Юк.

– Вәт сарык! Ә син аңа?

– Юк.

– Акылың бар икән әле!

● ● ●

Элек киноларда төшереп бетерелмәгән актерлар бар иде. Үзләре шәп актерлар, ничектер шулай килеп чыккан инде. Хәзер төшерелмәгәннәр – түрәләр чутлана. Шулар арасында утыртылып бетмәгәннәр дә байтак.

● ● ●

Әгәр Африка елгасы ярларында сезгә шашкан буйвол һөҗүм итә икән, суга ташланыгыз. Ул сезнең арттан суга кермәс – крокодилдан куркыр.

● ● ●

Аңлыйм, миңа бюджетны бүләргә ышанып тапшырмаслар. Әмма бюджеттан пычкы чүбе хәтлесе калса да, мин риза, ул бит – бик керемле шөгыль.

● ● ●

Туптан өйрәнегез: аңа никадәр ныграк типсәң, ул шулкадәр биегрәк күтәрелә.

● ● ●

Берничек тә мәгънә таба алмыйм, әгәр депутат – халык хезмәтчесе икән, аның нинди кагылгысызлык хокукы булсын?

● ● ●

Мошенниклардан хат килде. Ай саен безгә акча бир, ә без сиңа аны 65 яшең тулгач кайтара башларбыз, диләр. Моннан да ныграк ахмаклыкны белмим.

● ● ●

Ике таныш очраша.

– Сиңа нәрсә булды?

– Берьюлы 2 тешемне суырттым.

– Тукта, син әле бүген иртән генә «бер тешем сызлый» дигән идең бит. Нигә икене алдырдың?

– Табибның кайтарып бирергә акчасы булмады.

● ● ●

– Хатыным тавышсыз калды, зинһар, ярдәм итегез, – дип мөрәҗәгать итә бер ир табибка.

Табиб киңәш бирә:

– Сез бүген кичен өегезгә соңарып кайтып карагыз… Шуның файдасы тияр дип уйлыйм.

● ● ●

Катарда нефть һәм газ ятмалары тапкач, бер бедуин 35 ел эчендә илендәге халыкны дөньяда иң бай иткән. Бездә күптәннән нефть, газ, алтын, платина, алмазлар һәм бөтен Менделеев таблицасындагы казылма байлыкларның булуын ачыклагач... бер фикергә киләләр – илдә бедуиннар юк икән бит.
● ● ●
Бер гүзәл зат барлык ирләрне «сарык» дип атаган, алар бары тик тиешле болында гына көтүләмиләр икән.

● ● ●

Университет ректоры, физфак деканы китергән сметаны карагач, ухылдап, болай дигән:

– Нигә бу физиклар һәрвакыт кыйммәле җиһазлар, приборлар таләп итәләр? Менә, мәсәлән, математиклар акча белән кәгазь, карандаш һәм ластиклар. – Бераз уйланып торгач: – Ә философлар, гомумән, тагын да әйбәтрәк… Аларга ластиклар да кирәкми икән.

● ● ●

Хәзер кешеләрне «пенсиягә ничек яшәргә» дигән сорау түгел, ә ныграк «аңа хәтле ничек чыдарга» дигән борчу бимазалый.

● ● ●

Ике сәрхуш кибеттә.

– Кара, коньяк 3 мең сум тора!

– Эчмәүчеләр өчендер ул.

● ● ●

– Ачыгыз, полиция!

– Ә нигә анда бикләндегез?

● ● ●

Әгәр дә гастроэнтеролог, кардиолог, невролог, эндокринолог һәм уролог тәкъдим иткән ашамлыкларны менюдан алып ташласаң, миңа гел су гына эчеп торырга туры киләчәк, анысы да әле кайнаган булырга тиеш.

● ● ●

Хатын-кыз – ул прокуратура кебек: башта эләктерә, аннан котырта, алга таба ирегеңнән дә мәхрүм итәргә мөмкин.

● ● ●

– Телевидение белән мавыгу аркасында күбрәк укый башладым.

– Шаярып әйтәсезме?

– Юк, чынлап та шулай. Анда җыен юк-бар әйбер күрсәтәләр – карыйсы да килми хәтта.

● ● ●

Таныштыру агентлыгында бер хатын булачак ирендә күрергә теләгән сыйфатларны тезеп чыга:

– Ул акыллы, интереслары күпьяклы, хайваннарны ярата торган, миңа һәрвакыт мавыктыргыч хәлләр турында сөйләүче, дөнья хәлләрен белеп торучы, мине бервакытта да бүлдермәүче булырга тиеш.

– Болай булгач сезгә ир түгел, ә телевизор кирәк булачак…

Гиппократ шаяртулары

Табиб никадәр талантлырак булса, аның янына эләгү шулкадәр кыенрак.

Безнең медицинабыз белән горурланам. 1 ел инде авырганым юк. Чөнки куркам.

Медиклар баш табибка шикаять язганнар, ләкин прокуратурада ул гаризаны укый алмаганнар.

Ярып карау – юлламасыз, чиратсыз һәм ахырда төгәл диагноз куеп үткәрелә торган бердәнбер тикшерү.

Түләүле табиб сезгә беркайчан да дәвалау физкультурасы билгеләмәс: чөнки ул түләүсез һәм файдасы да тия.

Пациентка дөрес булмаган диагноз куйганнар, тик дәвалавы да ялгыш булу сәбәпле, ул терелгән.

«Чаян» журналыннан.

Источник: Intertat
просмотров: 79

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.