Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:23, 07.05.2024

Владимир Путин ант биргәннән соң әйткән фикерләр

Владимир Путин ант биргәннән соң әйткән фикерләр

Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты вазифаларына кереште. Ул инаугурация тантанасында Россия Федерациясе Конституциясенә кулын куеп, ант бирде.

«Россия Президенты вәкаләтләрен башкарганда, кеше һәм гражданинның хокук, ирекләрен сакларга, Конституцияне үтәргә һәм сакларга, суверенитетны, бәйсезлекне якларга, дәүләтнең бөтенлеген, иминлеген сакларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант итәм», – диде ул ант бирү чыгышында.

Президент вазифасына керешкәннән соң Владимир Путин әйткән фикерләр:

Россия халыкларының иминлеге минем өчен барыннан да өстен булачак.

Геройларыбызга, махсус хәрби операциядә катнашучыларыбызга, Ватаныбыз өчен көрәшүчеләрнең барысына да баш иям.

Без көнбатыштагы илләр белән сөйләшүдән баш тартмыйбыз. Алар сайлый ала.

Сез, Россия гражданнары, РФ курсының дөрес булуын расладыгыз.

Катлаулы дөньяда без үз-үзебезне тәэмин итәргә һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш.

Без бердәм һәм бөек халык, без, бергәләп, барлык каршылыкларны җиңәчәкбез, ниятләнгәннәрнең барысын да тормышка ашырачакбыз, бергәләп җиңәчәкбез.

Эчке чуалышларның һәм тетрәнүләрнең фаҗигале бәясен истә тотарга кирәк, шуңа күрә Россия Федерациясенең сәяси системасы тотрыклы булырга тиеш.

Без Россиянең куәтен ныгытачак буыннарны үстерергә һәм тәрбияләргә тиешбез.

Тотрыклылык – катып калганлык дигән сүз түгел, безнең система сыгылмалы булырга тиеш.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.