Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:26, 06.05.2024

Россия Тышкы эшләр министрлыгы Франция һәм Британия илчеләрен ни хакында кисәткән?

Россия Тышкы эшләр министрлыгы Франция һәм Британия илчеләрен ни хакында кисәткән?

Илчеләрнең Тышкы эшләр министрлыгыннан чыгып бара

Бүген Россия Тышкы эшләр министрлыгына Бөектбритания һәм Франция илчеләрен чакырттылар. Алар министрлыкта 40 минут тирәсе булган, чыккач, журналистлар белән аралашудан баш тартканнар.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы ашыгыч рәвештә чакыртуның сәбәпбен аңлатты. Бөекбритания илчесе Найджел Кейси һәм Франция илчесе Пьер Левига илләренең җимергеч сәясәт алып барганы хакында белдергәннәр. Министрлык Бөекбритания һәм Франция Украинадагы конфликтны куертканын әйткән һәм бу илләрне тәнкыйтьләгән.

Британиянең тышкы эшләр министры Дэвид Кэмерон Украинага бирелгән корал Россия территориясенә һөҗүм өчен кулланыла ала дип белдергән иде. Шулай итеп, Британия үзен конфликтта катнашучы ил дип таный, ди Россия министрлыгы. «Бөекбритания коралын Россиягә һөҗүмдә куллануга җавап итеп Россия Украина һәм башка территориядәге Британия хәрби объектларын һәм техникасын утка тота ала», – диелә Тышкы эшләр министры белдерүендә. Кейсины шушы хакта кисәткәннәр.

Франция илчесен чакыру сәбәбе – президент Эмманюэль Макронның француз гаскәрләрен Россиягә җибәрү ихтималы турында белдерүе. Тышкы эшләр министрлыгы бу белдерүне җавапсыз һәм надан белдреү дип атаган.ю Илче Пьер Левига Франциянең провокацион сәясәт алып баруын әйткәннәр. Бу рәвешчә, Париж конфликтны тирәнәйтә, дигәннәр.

Бөекбритания илчесе

Фото: © РИА Новости

Франция илчесе

Фото: © РИА Новости

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.