Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru
Кичә Башкортстанда яшәүче ике гаилә утырган машина Оренбург өлкәсендә авариягә очрап, 4 кеше һәлак булды. Алар Салават шәһәрендә яшәгән, гимнастика буенча ярышка барырга чыккан булганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
«Мой Башкортостан» порталы белешмәсе буенча, һәлак булган 36 яшьлек хатын бер кредит оешмасында эшли. Аның хезмәттәшләре кайгы уртаклаша.
Якынча белешмә буенча, Орск шәһәренә керә торган урында, Медногорск шәһәренә борылыш янында фура һәм Nissan X‑TraiI бәрелешә.
Исән калган 36 яшьлек ир-атны, аның 9 яшьлек кызын хастаханәгә илткәннәр. Кызны вертолет белән өлкә клиникасына озатканнар, ир-ат реанимациядә.
Авариядә шулай ук 30 яшьлек ир белән хатын, аларның 9 яшьлек кызы да үлә.
Ике гаиләдә берәр малай бар. Авария вакытында малайлар машинада булмый, диелә хәбәрдә.