Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 04.05.2024

«Почмакка утырсаң, 7 ел кияүгә алмыйлар»: блогер Айназ Габидуллина ырым-шырымнар турында

«Почмакка утырсаң, 7 ел кияүгә алмыйлар»: блогер Айназ Габидуллина ырым-шырымнар турында

Блогер Айназ Габидуллина ырым-шырымнар турында мәзәк ролик төшергән. «Ырым-шырымга ышанучан апаларыгыз бармы сезнең дә», ди ул үзенең блогында.

Ул «Почмакка утырсаң, 7 ел кияүгә алмыйлар», «Чәйне кашык белән эчсәң, ирең алкаш була», «Өстәлне кәгазь белән сөртсәң, тавыш чыга», «Ашап бетермәсәң, бәхетеңне калдырасың» дигән ырым-шырымнарны көлкеле итеп төшергән.

«Молодец, хәзер яшьләр берни белми. Әзрәк әйтергә инде, тәртип булырга тиеш, ничу өстәл почмагына утырырга, һаман да кияүгә чыга алмагач. Безгә дә шулай эләгә иде».

«Без барыбыз да шул тормыш мәктәбен үткән. Әле тагын ияккә таянырга һәм аяк селкеп утырырга ярамый дип сүгәләр иде»,

«Миңа да шулай диләр»,

«Уф ничек кыланып бетәсең»,

«Бигрәк усал әни. Хәзерге балаларга болай әйтсәң, бөтенләй сөйләшмәсләр»,

«Яшь чагыма кайткан кебек булдым»,

«Айназ, син шулкадәр артистичный, Камал театрының иң матур рольләре синеке булыр иде»,

«И, яратам да инде бу кызны», – дип бәяләгәннәр блогерны.

Сездә нинди ырым-шырымнар бар?

Источник: Intertat
просмотров: 91

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.