Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:37, 04.05.2024

Бик тәмле кулич рецепты

Бик тәмле кулич рецепты

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан кулич рецептын тәкъдим итәбез. Куличлар бик матур, тәмле булды, коры түгел дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә Тәския ханым.

Камыр өчен: 3 стакан җылы сөт, 200 г атланмай, 5-6 аш кашыгы сыек май, 6 күкәй, 1 стакан шикәр комы, 2 чәркә коньяк (салмасагыз да була), 2 кап ванилин, 500 г он, 100 г чүпрә, 2 әфлисун кабыгы, 350 г йөзем җимеше.

Бизәү өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы, кондитер бизәкләре, әфлисун кабыгы.

Башта сыек камыр (опара) ясарга кирәк: 1 стакан сөт, берничә кашык шикәр комы, чүпрә, берничә кашык он. Икенче савытка калган җылы сөт, эретелгән атланмай, йомырка, шикәр комы, ванилин, тоз салып болгатырга. Сыек камыр кабаргач, ике савыттагы катнашманы бергә кушып кабарырга куярга. Ике тапкыр кабартып төшергәч, йөзем салырга.

Кулга сыек май сөртеп, камырны савытларга салырга, сүрән мичкә куярга, кабару процессы беткәч, газны арттырырга.

Куличлар суынгач бизәргә мөмкин. Йомырка агы белән шикәр комын болгатып ягарга, кондитер бизәкләре сибәргә, әфлисун кабыгын уарга.

Бу рецепт буенча олы 6-7 кулич чыга.

Фото: © Тәския Вәгыйзова

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.