Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:58, 04.05.2024

«Курыкмадым». Батыр тракторчы бөтен авылны янгыннан саклап калган

«Курыкмадым». Батыр тракторчы бөтен авылны янгыннан саклап калган

Новосибирск өлкәсендә тракторчы ир-ат бөтен авылны янгыннан саклап калган. Ул ут эченә керә-керә җирне сукалаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мошковский районындагы Старый Порос авылында яшәүче 44 яшьлек Николайның хатыны һәм 3 баласы бар.

«Бездә янгыннар еш була. 1990-нче елларда кемдер авыл читендә чүп-чар, коры үлән яндырган. Учак сүнгән дип уйлаганнар, ләкин җил чыккач, ут кабат дөрли. Ул чакта 8 йорт янып бетә. Ул чакта минем бабай трактор белән җир сөреп йөрде, утны туктатырга тырышты», – ди Николай.

30 ел узгач – 2024 елның 28 апрелендә – Николай үзе туган авылын уттан саклап кала. Көчле җил вакытында электр тапшыру баганаларында чыбыклар өзелә, кыска ялганыш була, очкын чыга. Ут коры үләнгә күчә. Җил ялкынны бик тиз дөрләтә, ут йортларга күчә.

«Миңа туганыбыз шалтыратты, ике өй, үлән януын әйтте. Мин трактор янына чаптым, сука эләктердем дә җир сөрергә килдем. Ул әле бик эреп тә бетмәгән, кыен булды. Янгын сүндерүчеләр килгәнче җир сукаладым, алар утны сүндерә башлагач та туктамадым әле. Трактор белән ут эченә дә кергәләдем, куркыныч булмады. Мин авылны коткару турында гына уйладым», – ди Николай.

Авыл халкы да янгын сүндерергә ярдәм итә. Бәхеткә, ут башка өйләргә күчми.

«Мин җир сукалаган трактор нормада, аны төзәттек. Анда ватылыр әйбер дә юк инде – совет заманыннан калган ул. Без аның белән беренче тапкыр гына янгын сүндерергә баруыбыз түгел. Берничә ел элек тә үлән янды, ул чакта ут урманнан килде», – ди Николай.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.