Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:00, 03.05.2024

Орлыкларны урамдагы түтәлгә кайчан утыртырга ярый?

Орлыкларны урамдагы түтәлгә кайчан утыртырга ярый?

Бакчачыларның кайберләре март азагында ук урамдагы түтәлләргә орлык чәчә башлый. Ләкин мондый үсемлекләрнең күбесе үсми. Бу турыда «МИР» телеканалы хәбәр итә.

Агроном Василий Яковлев сүзләренчә, орлык чәчә торган вакытта туфрак тиешенчә җылынган булырга тиеш. Җылытылмый торган теплицада температураны 7-8 см тирәнлектә, ачык һавадагы түтәлләрдә 10 см га кадәр тирәнлектә, җылы түтәлләрдә 7 см га кадәр тирәнлектә үлчиләр.

Салкынга чыдам культуралар өчен түтәлдәге туфрак температурасы +5 градус, уртача салкынча чыдам үсемлекләр өчен +8 градус, җылылык ярата торганнары өчен +10 градустан югарырак булырга тиеш.

Өстәвенә, туфрак температурасын 2 тапкыр – иртән кояш чыккач 2-3 сәгатьтән һәм кичен – кояш баткач үлчиләр, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.