Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

10:41, 03.05.2024

«Бушка да бирмиләр, бәясен дә төшермиләр»: Интернетта кыяр чүплеге видеосы тарала

«Бушка да бирмиләр, бәясен дә төшермиләр»: Интернетта кыяр чүплеге видеосы тарала

Кырда чәчелеп яткан яшелчәләр Россиянең кыяр башкаласы – Луховицы шәһәрендә яшәүчеләрнең күңеленә тигән. Кыяр чүплеге төшерелгән видео җирле каналларда һәм пабликларда тиз таралды, дип яза Regions.ru сайты.

Видео авторы сөйләгәнчә, ул бу видеоны Россиянең кыяр башкаласы булып саналган Луховицы шәһәре янында төшергән. Ир-ат ел әйләнәсе кыяр-помидорлар үстерә торган теплица комбинаты янында булуын әйтә. Тик, ни сәбәпледер, яшелчәләрнең бер өлеше кырга чыгарып ташланган һәм утильләштерелгән.

«Чит ил эшчеләрен куып бетерделәр дә, араларга кеше юк. Димәк, черемәгән, «свежий» яшелчәләрне чыгарып түгәләр булып чыга. Мин бу хәлләрдән шокта», – дип сөйли видеоны төшерүче.

Җирле халыкның да бу хәлгә ачуы чыккан һәм бу видеоның чыннан да Астапово бистәсендә, «Луховицкие овощи» теплица комбинаты янында төшерелгән булуын һәм хәбәрнең ялган булмавын язалар.

«Бу видео монтаж түгел. Шәхсән үзем, Астапово теплицасыннан помидорлар сатып алдым. Чүп контейнерларына тутырып алып чыгып киткәннәрен карап тордык, үртәлдек. Машиналар һәм аларның конвейерлары тулы. Кибет теплица комбинатына керә торган җирдә урнашкан, шунда чиратта басып торганда кыяр-помидор төялгән 10 машина чыкты», – дип язган «ВКонтакте»да Наталья бу видеога.

«Нигә шулай эшли икән алар? Беркайчан да бушка да таратмыйлар, бәясен дә төшермиләр. Ризыкны юкка чыгару әйбәтрәктер инде. Әмма бу юкка чыгару да түгел, алар үзләре шунда законсыз чүплек ясады», – дип комментарий язган Олег исемле кеше.

Бу хәлгә «Луховицкие овощи» комбинатында да аңлатма биргәннәр. Regions.ru хәбәрчесе ачыклаганча, кадрга эләккән яшелчәләр кондициягә туры килми торган булып санала. Мәсәлән, видеода ярылган помидорлар, күгәрек каплаган кыярлар күрергә була.

«Бездә сыйфат стандартлары бик югары. Без сатып алучыларга бары тик идеаль һәм тәмле яшелчәләр генә тәкъдим итәбез. Ә сыйфат таләпләренә туры килмәгән азыкны бракка чыгаралар һәм махсус полигонга алып китәләр. Ә видеодагы участок ул кыр түгел, ә махсуслашкан полигон. Утильләштерер алдыннан яшелчәләрнең дымы бетсен өчен алар ачык һавада ята, әйтик кыяр ул 90 процент судан тора. Соңыннан кипкән яшелчәләр бары тик закон таләпләре буенча утильләштерелә», – дип аңлатканнар компаниядә.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.