Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 03.05.2024

«15 яшьлек кызның иреннәре дә, борыны да юк». Ятимә кызны эт талаган

«15 яшьлек кызның иреннәре дә, борыны да юк». Ятимә кызны эт талаган

Краснодар краендагы Темрюк шәһәрендә 15 яшьлек кызны эт талаган. Ярсыган хайван баланың битенең бер өлешен тешләп өзгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хәзер ул край хастаханәсендә ята. «Кызны табиблар күзәтеп тора. Хәл бик катлаулы», – дигән сайтның үз чыганагы.

Эт балага ничек һөҗүм иткәне хәбәр ителми. Балага тагын берничә операция таләп ителәчәге билгеле.

4 апрельдә Карачаево-Черкесиядә шундый очрак булган. Бу балага да Краснодарда операция ясаганнар. Аның битен, борынын өйдәге овчарка тешләп өзгән. Бала эт оясына тубын алырга кергән булган.

Табиблар 15 яшьлек кыз белән очракны катлаулырак дип бәяли. Аның битен өлешләп җыеп булмаячак, тешләп өзелгән кисәкләр сакланмаган.

«Тән тиресе бөтенләй юк. Борыны юк, өске һәм аскы ирене дә юк. Төзәтәчәкбез. Табиблар мөмкин булмаганны эшләде инде, ышаныгыз», – дигән сайт чыганагы.

Кызның хәлен стабильләштергәч, пластика ясаячаклар. Хирурглар фаразлар бирми, ахыргы нәтиҗәне күрсәтергә ышандыралар, диелә хәбәрдә.

«Краснодар.Онлайн» белешмәсе буенча, балага өйдәге эт һөҗүм итә. Аның битеннән тыш, иңбашында сөягенә кадәр тешләнгән урын, ботында да яралары бар.

Темрюк пабликларында чыккан мәгълүмат буенча, кыз бала Үзәк базар районында яши. Әнисе вафат булган, әтисе белән генә тора. Аңа Бельгия овчаркасы һөҗүм иткән. Прокуратура бу гаиләне уңай яктан гына сыйфатлануын хәбәр иткән.

Кызның якын дусты сүзләренчә, ул ике этне ашатырга маташа, әтисе бу вакытта йоклый. Кыз бер эткә ашарга биргәндә, икенчесен этеп җибәрмәкче була. Ләкин эт кызның аягын тешли, аннары битенә, башка урыннарына ябыша. Кызы кычкырганны ишеткәч, әти кеше чыга, ул этләрне куып җибәрә, ашыгыч ярдәм чакыра, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.