Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:00, 27.04.2024

Гөлсирин Абдуллина: «Барысына мин гаепле...»

Гөлсирин Абдуллина: «Барысына мин гаепле...»

Төрле гауга, интригаларга катнашмыйча, тыныч кына иҗат итүче җырчы гаилә – Гөлсирин һәм Азат Абитовларның да хейтерлары җитәрлек икән. Гөлсирин бу хакта сторисларында сөйләде һәм үзләренә килгән комментарийларны күрсәтте.

Мәсәлән: «И, җан кисәкләрем, тавышларыгыз туры килми бит бигрәк. Гөлсирин чинап җырлый, Азатның тавышын боза. Бергә җырламагыз, аерым-аерым әйбәтрәк булыр», – дип киңәш иткән аларга бер ханым.

«Гөлсирин иренен кабарткан», – дип язган бик белдекле рәвештә икенчесе.

Азатның азрак тазарып китүенә ишарәләп: «Азат авырлы кебек», – дип тә язып куйганнар.

«Бу комментарийларга карасаң, мине шундый яраталар. Барысына мин гаепле. Чиный, боза, бала ясаган. Әле, өстәвенә, иреннәрен кабарткан. Ярар инде, татар эстрадасында мин генә калган идем бит кабартмыйча. Миңа да ярый инде», – дигән Гөлсирин комментарийларны сторисларына чыгарып.

Ләкин җырчы андый сүзләргә кәефен төшерми. «Дөресен әйткәндә, шулай уйлап чыгарып язганнарны укуы миңа шундый кызык», – дип язган ул.

Источник: Intertat
просмотров: 168

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.