Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 26.04.2024

Айгөл Бариева халык артисты исеме бирелү турында: «Мин 30 ел көттем»

Айгөл Бариева халык артисты исеме бирелү турында: «Мин 30 ел көттем»

Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган җырчы Айгөл Бариева «Интертат»ка үзенең әлеге бүләкне мәрхүм әтисе - Шамил Бариевка багышлавын әйтте.

«Мин Аллаһы Тәгаләмә, халкыма, җитәкчеләргә, әти–әниемә рәхмәтлемен! Бу олы бүләкне әтиемә багышлыйм. Әлеге мактаулы исемне әтием үлгән елны алырга тиеш иде. Мин шунда үземә сүз биргән идем әтием өчен шушы олы бүләкне алырга дип. Әлхәмдүлилләһ, мин 30 ел көттем, 30 ел килдем бу көнгә», - диде ул.

Шулай ук бүген, Тукай туган көнне, Татарстанның халык артисты исемен җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Вадим Захаров, Вәис Бәйрамов, Айгөл Бариева, Равил Галиев һәм Татарстан Республикасы Халык уен кораллары дәүләт оркестры концертмейстеры һәм солисткасы Гүзәл Мөхәммәтдинова, Кәрим Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтова, Казан дәүләт яшь тамашачы драма театры артисты Гүзәл Шакирҗановалар да алды.

Источник: Intertat
просмотров: 168

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.