Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:19, 26.04.2024

Сынчы Кадим Җәмитов: «Тукай премиясен алуыма Рәисебез кулымны кыскач кына ышандым»

Сынчы Кадим Җәмитов: «Тукай премиясен алуыма Рәисебез кулымны кыскач кына ышандым»

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде. Алара арасында күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче сынчы Кадим Җәмитов та бар.

Сынчы сүзләренчә, ул әлеге дәрәҗәле премиягә ия булуына Татарстан Рәисе күкрәк билгесе белән бүләкләгәч кенә ышана башлаган.

«Инде хәзер бу вакыйгага, шушы югары дәүләт премиясен алуыма ышана башладым. Ишеткәч тә, (кичә миңа бу турыда телефон аша хәбәр иттеләр) мин әле ышанып бетә алмадым. Татарстан Рәисе күкрәк билгесе белән бүләкләгәч кенә эчкә җан кереп китте. Рөстәм Миңнеханов кулымны кыскач, чын мәгънәсендә аңлау килде», – дип, хисләре белән уртаклашты сынчы.

Шулай ук быел Тукай премиясена шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнер лаек булды.

Источник: Intertat
просмотров: 167

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.