Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:32, 26.04.2024

Мобилизацияләнгән күп балалы аталарны хезмәттән вакытыннан алда азат итәргә мөмкиннәр

Мобилизацияләнгән күп балалы аталарны хезмәттән вакытыннан алда азат итәргә мөмкиннәр

Мобилизацияләнгән күп балалы кешеләрне хәрби хезмәттән вакытыннан алда азат итәргә тәкъдим иттеләр.

Хәрби хезмәткә чакырылганнан соң 1 ел дәвамында «күп балалы гаилә» статусы бирелгән мобилизацияләнгән гражданнарны хезмәттән вакытыннан алда азат итү хокукы турында закон проекты тәкъдим иттеләр. Бу хакта РБК сайты яза.

Иницатива авторлары – Гаиләләрне яклау, әти-әниләр һәм балалар мәсьәләләре буенча Дәүләт Комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) һәм сенатор Айрат Гыйбатдинов.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, гамәлдәге законнар күп балалы гаиләләрне яклауның кайбер хокукый ысулларын күздә тота инде. Тик алар фәкать хәрби хезмәткә чакырылышны кичектерү буенча гына эшли, ә шушы ук мөмкинлек хәрби хезмәттән азат итү өчен исәпкә алынмый.

Закон проектын кабул иткән очракта, бу – өлешчә мобилизация игълан ителгәнче 2 яки аннан да күбрәк баланың законлы вәкиле булган һәм, өлешчә мобилизация игълан ителгәч, 1 ел дәвамында «күп балалы гаилә» статусы алган кешеләрне хәрби хезмәттән азат итү өчен нигез булачак.

Россиядә 3 һәм аннан да күбрәк баласын булган гаиләләр күп балалы булып санала. Илдә 16 яшькә кадәр 3 баласы булган әтиләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү директивасы гамәлдә булуын дәвам итә.

Источник: Intertat
просмотров: 171

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.