Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:35, 26.04.2024

Парлы җырчылар өченче тапкыр әти-әни булган

Парлы җырчылар өченче тапкыр әти-әни булган

Җырчы Альбина һәм Илназ Хәнәфиевлар өченче тапкыр әти-әни булган. Бер малай һәм кыз үсеп килүче гаиләдә тагын бер егет дөньяга аваз салган. Бу хакта артистлар социаль челтәрләрдә сөенеч ала.

«Илназ, Альбина, котлыйбыз. Без сезне бик яратабыз. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез»;

«Нинди бәхет. Озын гомерле сабый булсын»;

«Тигезлектә үстерергә язсын! Сезнең матур гаиләне әлеге вакыйга белән тәбрик итәбез. Миһербанлы бала булсын», – дип, берсеннән-берсе матур теләкләр язып калдырганнар аларга дуслары.

Илназ һәм Альбина аерым-аерым да, парлап та җырлар да башкаралар. Илназ соңгы вакытта күбрәк мәҗлесләр алып бару шөгыльләнә. Ә Альбинаны тамашачы Наил Табанаков төркемендә эшләгән җырчы буларак белә.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.