Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:24, 25.04.2024

Вадим Захаров Ильмира Нәгыймовадан көлмәвен әйтте

Вадим Захаров Ильмира Нәгыймовадан көлмәвен әйтте

Бу ике көндә Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләр аша ачык-яшерен «сугыш» алып бара. Ильмира, хейтерлар һөҗүменнән тәмам туеп: «Русланның бөтен фанатлары минем сәхифәмнән китегез, мине карамагыз, мин туйдым. Арыдым шушы әйбердән», – дип, елый-елый сторисларына чыккан иде.

Бу вакыйга икенче көнне Вадим Захаров төшергән видеодан соң тагын да кискенләшә төште. Видеода: Вадим белән Руслан ниндидер чарага китеп баралар. Вадим Захаров Руслан Кираметдиновның «нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк» дигән сүзләреннән көлә.

Ильмира Нәгыймова әлеге видеоны үзенә таба таш ату дип кабул итте һәм «менә, күрегез «чын ир-ат» дип язып, видеоны үзенең сторисларына күчереп куйды.

Әлбәттә инде, Ильмираның иҗатын яраткан тамашачы Вадим белән Русланның бу сүзләренә битараф кала алмаган. Интернет егетләрне тәнкыйтьләгән комментарийлардан «шартлый» язган. Халык, аеруча, ир белән хатын арасындагы «интернет-гауга»га Вадим Захаров та килеп керүенә аптыраган.

Вадим «нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк» дип әйткән Руслан белән сүзнең кем турында баруын аңлап көлгәнме, әллә инде үзе дә аңламыйча хейтерлар корбанына әверелгәнме? Бу хакта Вадимның үзеннән сорарга булдык.

«Безнең Руслан белән сөйләшүне «кемдер», аңламыйча, үзенә кабул иткән. Язсалар-язалар инде. «Нужна мне Ильмира Нәгыймова, как собаке пятая нога» дип язып куегыз.

Анда безнең сөйләшкәнне бер кеше дә күрмәде, сүзнең нәрсә турында барганын беркем дә белмәде (Сорасак та, Вадим Захаров нәрсәдән көлүләрен әйтмәде). Сүз бөтенләй Ильмира турында булмады. Ул үзенә кабул итеп, видеоны күчереп куйган.

Мин аңа бүген шалтыраттым. «Нәрсә, чын ир-ат күрәсең киләме?» - дип әйтәсе идем? «Чын ир-ат шулай эшлиме?» диебрәк язган иде бит, күз кырые белән генә күрдем. Чын мужик күрәсе килсә, килсен минем янга, күрсәтәм мин аңа, проблема түгел. Алай бик «сомневаться» итсә. Шалтыратмакчы идем, телефонын алмады. Әйтәм бит, «нужна она мне, как собаке пятая нога». Эшем беткән иде монда», - диде безгә Вадим.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.