Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

07:39, 25.04.2024

Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймованың елаганыннан көлгән

Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймованың елаганыннан көлгән

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдә төшенкелеккә бирелгән чагын күрсәткән иде. Ул, күз яшьләренә буыла-буыла, интернет аша начар сүзләр язучыларыннан котылырга теләвен, бүтән бер интервьюга да бармаска карар кылуын җиткерде.

«Русланның бөтен фанатлары минем сәхифәмнән китегез, мине карамагыз, мин туйдым. Арыдым шушы әйбердән», – дип, күз яшьләренә буыла-буыла сөйләде Ильмира Нәгыймова сторисларында.

Бу сторисларны Ильмираның элеккеге ире Руслан Кираметдинов та караган. Вадим Захаров сторисында, Русланны билгеләп, шушы темага кагылышлы видео куйган. «Менә Руслан белән күрештек әле. Шул темага сүз чыгып китте дә, «хәзер нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк» ди Руслан», – дип сөйли Вадим. Аннары егетләр рәхәтләнеп көлешәләр.

Бу видеоны Ильмира «хәзер чын ир-атларның нинди булуын дәлилләп видео куям» дигән сүзләр белән үз сторисында да күрсәтте. «Хорошо смеётся тот, кто смеётся последним. Бумеранг законын әле беркем дә кичектермәде», – дип тә язган аптыраган Ильмира.

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.