Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 25.04.2024

«Балык тотарга суалчан эзләп киткән иде». Яшь әнине урманда шәп-шәрә килеш тапканнар

Пермь краенда 21 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүчене тотканнар. Мәрхүмә Александраның 1,5 яшьлек кызы, ире бар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Аны кичә кичен тимер юл вокзалы янында тоттылар. Ул качарга җыенган, дип аңлыйм. Ул үтерүен таныган, ләкин мотивын әйтми, исерек булдым, ди. Аңа 18 яшь тулмаган, дип беләм», – ди Александраның ире Максим.

Яйва бистәсендә 21 яшьлек Александра 20 апрельдә югала. Ире сүзләренчә, ул көнне әни кеше 1,5 яшьлек кызы белән әти-әнисенә кунакка бара. Көндез әтисе балыкка җыена, Сашадан суалчаннар казып алып кайтырга сорый. Саша баласын әнисе белән калдыра, үзе пыяла банка алып, суалчан эзләргә китә. Ул өйгә әйләнеп кайтмый, кич белән телефоны да җавап бирми.

Икенче көнне Сашаны эзли башлылар. Авылда яшәүче кешеләр югалган көнне Сашаны хастаханә янында телефон һәм кара пакет тоткан килеш күргән. Башкалары зират янында кошчылык фермасы янында очраткан.

«Зират янында урман, Саша чыннан да шул якка җиләккә, гөмбәгә йөри, ләкин хәзер берсе дә юк бит әле. Анда адашып та булмый, урман куе түгел. Суалчан эзләргә ул алай ерак бара алмый. Кич белән ниндидер 2 егет белән күргәннәр, диләр. Күрше хатын әйтте. Нинди егетләрдер, белмим», – дигән ире.

Видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнгәч, Саша бер егет белән урманга китүен ачыклыйлар. Ул урманнан чыкканы күренми. Аның мәетен шунда тапканнар – өстендә киеме юк, тәнендә буу эзләре бар.

«Аның үлгәненә ышана алмый. Ничек яшим мин хәзер. Аны шәп-шәрә килеш тапканнар. Үтергәннәр инде, аңа кадәр мәсхәрәләгәннәр», – ди ире.

Соңрак билгеле булганча, Александраны үтерүдә шикләнелүчегә 15 яшь. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.