Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 24.04.2024

Чаллыда ялангач кыз мәчет янында йөргән: табиб наркоманнарның ни өчен чишенүен аңлатты

Чаллыда ялангач кыз мәчет янында йөргән: табиб наркоманнарның ни өчен чишенүен аңлатты

Чаллыда төшерелгән шаккаткыч видео социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды. Анда ГЭС бистәсендә яшь кыз мәчет янында ялангач йөргән. Аның хәрәкәтләреннән туташның наркотиклар кулланган булуы аңлашыла.

Бу хәлне видеога төшереп торучы ир-атлар туташка киенергә куша, ләкин ул бу сүзләрне аңламый. Наркоман кызның шул тирәдә генә урнашкан УФСИНга теркәлергә килергә мөмкин булуын да фаразлаучылар бар. Мондый хәлгә тап булучылар полиция хезмәткәрләрен чакырткан, ялангач кызны Чаллы профильле табибларга тапшырганнар.

Шул ук кызның «Газель» машинасындагы абзыйга ташлануын да видеога төшергәннәр. Йөртүче машинасына утырып китә алмый – кыз аның кабинасына ташлана.

Моңа кадәр Чаллыда шулай бер ир-ат та йөргән иде.

Психиатр һәм нарколог Юрий Дружников наркотик матдәләр кулланган кешеләрнең ни өчен шәрә йөрүен түбәндәгечә аңлата:

Наркотик матдәләр кабул иткән кешенең психомотор системасы бик тә каты ярсый башлый, галлюцинацияләр барлыкка килә, ул кая барганын белми, нәрсә эшләгәнен аңламый. Өстәвенә, бу галлюцинацияләре аны еш кына куркыта: кешегә аның артыннан куалар кебек тоела башлый, аны һәм якыннарын үтерергә телиләр кебек тоела. Киемнәре дә аны кысып, буып үтерергә җыена кебек булып китә, һәм наркоман үзеннән бөтен нәрсәне салып ташларга, барысын да ыргытырга тырыша.

Болар барысы да аң патологиясендә була. Еш кына бу кешеләр үзләре белән нәрсә булганын хәтерләми. Кайберәүләр нәрсә эшләгәннәренә ышанмыйлар. Аларга шундый видеоларын күрсәтергә туры килә, шуннан соң да кеше аның үзе икәнен аңлаудан баш тарта, – дип аңлата нарколог.

Белгеч сүзләренчә, бүгенге көндә героиннан 5 000 тапкыр, ә морфиннан 10 000 тапкыр көчлерәк наркотиклар бар.

Табиб наркотик матдәләрнең хатын-кызларга аеруча да көчле тәэсир итүен әйтә. «Ир-атлар һәм хатын-кызлар психик, физиологик характеристикалары буенча, гомумән, төрле планеталардан. Хатын-кызларның табигатьтән бирелгән саклану мөмкинлеге көчлерәк, ләкин әгәр дә ул аны «тишсә», нәтиҗәсе бик күңелсез булырга мөмкин. Без моны алкоголь кулланган хатын-кызлардан күрә алабыз», – дип аңлаткан белгеч «Российская газета»га биргән интервьюсында.

Источник: Intertat
просмотров: 67

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.