Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:05, 24.04.2024

Ришвәт алуда гаепләнүче министр урынбасары Татарстанның «Ак ТАШ» фирмасы белән дә эшләгән

Ришвәт алуда гаепләнүче министр урынбасары Татарстанның «Ак ТАШ» фирмасы белән дә эшләгән

Сугыш ветераннары өчен Үзәк федераль округта госпитальләр төзү эше билгесез вакытка туктатылган. Бу өлкәдә Россиянең Саклану министры урынбасары Тимур Иванов җитәкчелек иткән. Госпитальләр төзү эшен максатсыз акча куллану, янгыннар чыгу, проектларда хаталар булу сәбәпле туктатканнар.

Белгород һәм Курск шәһәрләрендә солдатлар өчен хастаханәләрне 2023 елда төзи башладылар. Субподрядчы – Татарстаннан "Ак ТАШ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. «Mash» телеграм-каналының Белгородтагы «Стройнадзор» эшчәнлеге белән хәбәрдар чыганагы сөйләвенчә, төзелешләрне финансларда буталчыклыклар чыгу аркасында туктатканнар. Хәзер акчаларның кая тотылганын тикшерәләр.

Курсктагы төзелештә проблемалар җир эшләре стадиясендә үк башланган. Ул вакытта өлкәнең төзелеш министры: «РФ Саклану министрлыгы хәрби госпиталь төзү өчен су һәм канализация белән тәэмин ителмәгән җир участогы сайлаган. Инженерлык элемтәсе проблемасын чишү өчен безгә күпкә күбрәк көч һәм вакыт бирергә туры килә», – дип сөйләгән булган.

Нәтиҗәдә, хастаханә әлегәчә әзер түгел.

Брянск госпитален дә шул ук 2023 елда төзи башлаганнар. Төзелеш гыйнварда башланып киткән. Июнь аенда бина беренче тапкыр, ә июльдә икенче тапкыр янган. Август аенда Тимур Иванов, хастаханәләр белән барысы да яхшы, төзүчеләр эшне көз көне тәмамлаячаклар, дип белдергән була. 2023 елның көзендә дә, 2024 елның язында бер яңа хастаханә дә юк, дип яза телеграм-канал.

Һәр очракта сүз 20 мең квадрат метр мәйданлы төзелеш турында бара. «Mash»ка билгеле булганча, проектның бәясе Белгородта гына да 4,5 млрд сум тәшкил иткән.

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.