Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:00, 24.04.2024

«Суык чардуганны сыйпый-сыйпый, эзли ана йөрәгенә дәва...»

«Суык чардуганны сыйпый-сыйпый, эзли ана йөрәгенә дәва...»

«Зинһар, каты тәнкыйтькә тотмагыз бу җитди темага алынуымны. Җан яраларын кузгатканым өчен аналардан гафу үтенәм. Көн саен диярлек СВОда һәлак булучы ир-егетләр турында хәвефле хәбәрләрдән җан елый. ...Берничек тә кайтарып булмый торган югалтулар, ата-ана өчен мәңгелек хәсрәт. Тизрәк илебездә тынычлык урнаштырсын иде, Раббым Аллаһым. Яшәргә дә өлгермәгән балалар корбан булмасын иде, яшь гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде, дигән теләкләребезне ишетсен иде Аллаһым. Өзек-төтек булса да, җанга тынычлык бирмәгән уйларым», – дип язган Айгөл Җәләл «ВКонтакте» аккаунтында.

Яуда башын салып калыр өчен

Үстергәнме ана нарасыен?!

Бишек тирбәп ул да теләгәндер

Озын гомер, мул булсын, дип, сые.

Сорагандыр бәгырь җимешенә

Аллаһыдан бәхетле язмышын.

Калыр, диеп, җирдә дәвамчыбыз,

Өмет белән үстергәндер газиз улын.

Солдат гомерен өзгән ярчыклар –

Ана йөрәгендә.

Гомер буе аннан кан саркый.

Аталар да тавыш-тынсыз иңрәп,

«улым» диеп горур сулкылдый.

Нишләсен бичара ата-ана?

Ә юата беләләр...

«Герой булды, диеп, сезнең улыгыз».

Орден, медаль, йөз мең тәнкәләр...

Кирәк түгел! Улын кайтарыгыз!

Нигә кирәк булды бу корбаннар?

Ни өчен дип керде гүрләргә?

«Нигә соң нәкъ минем балам?», дигән

сораулар – җавапсыз гомергә.

Мәңге яшәр исемнәре, диеп

Кайгы уртаклашалар «югарыда».

Белми алар бар диеп тә Аллаһыны,

Һич өрекми рәнжешеннән ананың да.

Исеме-төсе генә түгел, җисемнәре,

Исән улы кирәк аналарга!

Ләгънәт төшсен сугыштан туймаган,

Тулмый торган комсыз корсакларга.

Алтын тавы, данлы исем түгел,

кем кайтарыр анага өметен?

Ялгызы ул үз кайгысы белән...

...Бар иде дә, юк булды бөркете.

Суык чардуганны сыйпый-сыйпый

Эзли ана йөрәгенә дәва.

Җан яраларына тик бер чара –

Улы каберендә дога кыла.

Озатучылар китте дә онытты.

Тагын нотык сөйләр яңа җеназада...

...Бер ялгызы күтәрә кайгысын

Батыр улын илгә биргән ана.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.