Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:09, 24.04.2024

«Гафу ит, улым» – Сакмар елгасына егылып төшкән 1 яшьлек сабыйны агым бик тиз алып киткән

«Гафу ит, улым» – Сакмар елгасына егылып төшкән 1 яшьлек сабыйны агым бик тиз алып киткән

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 1 яшьлек баланың суда батып үлү очрагы турында өстәмә белешмә билгеле. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хәйбуллин районында 23 апрельдә кич белән Сакмар елгасында бала батып үлә. «Башинформ»ның үз чыганагы белешмәсе буенча, 24 яшьлек әни кеше дус кызлары белән су буенда пикник ясый. 1 һәм 2 яшьлек ике улын үзе белән алып килә.

«Бер мизгелдә әни кеше игътибарын читкә юнәлтә, дуслары белән сөйләшә, нәни улын күз уңыннан югалта. Нәни малай елга янына барып җитә, таеп егыла һәм суга төшеп китә. Аны агым бик тиз алып китә. Ял итүчеләр төркеме баланы үзләре эзләп карый, тик таба алмыйлар. Аннары экстрен хезмәтләргә шалтыраталар. Әни кеше балаларын ялгызы тәрбияләве билгеле, ләкин аның бергә яши торган ире бар. Ир-ат хәзер акча эшләргә киткән», – дигән агентлык чыганагы.

UFA1.RU хәбәрчесе баласы батып үлгән әнинең социаль челтәрдәге сәхифәсен тапкан. Ул Сакмар буена Акъяр авылыннан килгән. Туганнары сүзләренчә, әни кеше хәзер шок халәтендә.

«Гафу ит мине, улым. Мин сине беркайчан да онытмам, авыр туфрагың җиңел булсын, нәнием минем», – дип язган бу хатын социаль челтәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.