Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:56, 24.04.2024

«6 сәгать операция кичердем...»: Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды

«6 сәгать операция кичердем...»: Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Мәскәүдә операция кичерүе хакында язган идек. Җырчы бүген хастаханә палатасыннан «подписчиклары» белән элемтәгә чыкты. «Интертат» җырчының клиникада нинди операция ясатуын ачыклады.

«6 сәгать операция кичердем. «Барысы да яхшы үтте», – диделәр. Әле наркоздан чыкканы сөйләп көлдерделәр. «Гузель, ты в реанимации», – диләр икән миңа, аңыма килгәч. Мин: «Я в реанимации? А я думала на фотосессии», – дигәнмен.

Директка бик күп теләкләр килгән. Зур рәхмәт.

«Шулай кирәк сиңа» дип язган кешеләр дә бар. Аларына игътибар бирмибез инде хәзер. Саулык булса, җитә бары да. Мин сезне яратам, исән-имин булыгыз», – дип хәленең алга таба баруын әйткән Гүзәл.

Караватына беркетелгән язудан Гүзәлнең пластик хирургия бүлегендә ятуы аңлашыла. Җырчы үзе кайсы җиренә операция ясатуын хәбәр итмәсә дә, караваттагы табличкада табибның фамилиясе язылган: Горкуш К.Н. Бу табибның Мәскәүдә пластик операцияләр ясаучы хирург булуы билгеле. Кристина Николаевна Горкуш – 16 ел тәҗрибәсе булган белгеч.

Гүзәл Уразованың Мәскәүдән Казанга тагын да матурланып, тулыланып кайтуын көтеп калабыз.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.