Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

01:00, 24.04.2024

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»: Камилә Вәлиева үзен яңа һөнәрдә сынап караячак

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»: Камилә Вәлиева үзен яңа һөнәрдә сынап караячак

Россиядә спортчыларның телевидениедә тапшырулар алып баруы сирәк күренеш түгел. Дмитрий Губерниев күптән инде биатлон конферансьесы кысаларыннан чыкты. Мария Киселева «Слабое звено» тапшыруының символына әйләнде. Ләйсән Утяшева, тапшырулар гына алып барып калмыйча, продюсерлык белән дә шөгыльләнә. Евгения Медведева балалар катнашында «Ледниковый период» тапшыруын алып барды, ә проектның олылар версиясен Алексей Ягудин, Алина Заһитова һәм Анна Щербакова алып барды, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Хәзер алып баручылар сафы тагын да тулыланды. Олимпия чемпионы – ярышлардан тыш пробада допинг өчен регалийларыннан мәхрүм ителгән Камилә Вәлиева 13 яшеннән 15 яшенә кадәр рөхсәт ителгән 56 дару препараты кабул иткәнен таныды, әмма 17 яшендә кыз баланы язмыш кочагына ташладылар. Һөнәрсез һәм бер перспективасыз калдырдылар.

Фигуристканы тренерлары, спорт җәмгыяте, түрәләр һәм адвокатлар да ташлады сыман тоела. Тренер Александр Жулин, хәтта элекке дуслары да аның белән бергә бозга чыгудан баш тарта, дип сөйләгән иде. Россия спортчысы өчен беркем дә ахыргача көрәшмәде. Югыйсә, ул спорт юлыннан ялгызы гына бармады, аның барлык карарларны мөстәкыйль рәвештә кабул итәргә хокукы юк. Нәтиҗәдә, суд ахмак фарс булып калды – балигъ булмаган бала Европаның спорт суды белән бергә-бер калды һәм, күрсәтмәләр биргәндә, куркуыннан буталып бетте. Камиләне, хәтта, Россия җыелмасыннан да чыгардылар.

Шуңа күрә «Беренче канал» спортчыга ничек тә булса ярдәм итәргә алынган. Камилә үзен алып баручы буларак сынап караячак.

«Тиздән «Беренче канал»да шоу булачак, мин алып баручы булам», – дигән Камилә Вәлиева Кытай җанатарлары өчен стрим вакытында.

Әмма «КП» ачыклаганча, әлегә Камилә белән төгәл билгеле проект расланмаган. Финал продуктыннан әле ерак булган, пилот рәвешендә төшерелгән берничә чыгарылыш кына бар. Камилә Вәлиева «Беренче канал» эфирында бер генә күренмәде инде. «Подкаст.Лаб» тапшыруында тәфсилле интервью бирде, «Беренче канал» Кубогында бозда Алинә Заһитова командасына каршы чыгыш ясады, ә Сочидагы «Аленький цветочек» боз шоуы гастрольләрендә үзенең көне ничек узганын да күрсәтте.

Моннан тыш, фигуралы шуучы декабрьдә «Ел җыры» тапшыруында алып баручы булачагын да хәбәр итте.

2024 елның 29 гыйнварында Спорт арбитраж суды (CAS) Камилә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияләде, шулай ук шул датадан башлап, бөтен бүләкләреннән, шул исәптән, 2022 елда Пекинда узган Олимпия уеннары алтыныннан да мәхрүм итте. Аның допинг пробасында триметазидин матдәсе табылды, бу – профессиональ спортчылар өчен шактый «традицион» препарат. Метаболик, кардиопротектор һәм безнең милдронатның француз варианты йөкләнешләрдән соң күзәнәкләрнең энергетик метоболизмын торгыза.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.