Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:54, 23.04.2024

Эльвира Фазлыева карындагы сабыен югалткан

Эльвира Фазлыева карындагы сабыен югалткан

Алып баручы, кызы истәлегенә Аида псевдонимы белән чыгышлар ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева тагын бер сабыен югалткан… Бу юлы карындагысын…

Эльвира күптән түгел генә хастаханәдә ятып чыкты. Аңа инде янәдән табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Хәле һәм сәламәтлеге өчен борчылып торучыларга җырчы дөреслекне сөйләргә булган.

«Берничә атна элек хастаханәгә эләктем. Сәбәбен сөйләргә вәгъдә бирсәм дә, хәзер генә фикерләремне туплый алдым.

Гыйнвар ахырында мин авырлы икәнемне белдем. Бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Кызганыч, бу бәхет озакка бармады. Бер ай узуга мин яңадан бала югалту ачысы кичердем. Табиблар карынымдагы сабыйның йөрәге тибүдән туктауны хәбәр итте. Хастаханәдә шуңа яттым. Хәзер тагын хәлем начарланды.

Мин бу турыда ни өчен язаммы? Һәркем авырлыкны үзенчә кичерә. Минем ысул – сезнең белән бүлешү», – дип яза ул.

Эльвира Фазлыеваның 4 яшьлек кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булган иде. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән була, кызын әтисе белән урамда калдырган.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.